Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Быел Сабантуй ТНВ каналында онлайн-режимда узачак

Коронавирус нәтиҗәсендә 2020 елда барлык бәйрәмнәр телевидение форматына күчте.

Коронавирус нәтиҗәсендә 2020 елда барлык бәйрәмнәр телевидение форматына күчте, дип яза «Татар-информ».

4 июль көнне ТНВ телеканалында онлайн форматта узачак Сабантуйга үзенчәлекле телемарафон төзелде. Ул 07: 00 сәгатьтә «Sиңа Mиннән Sәлам» программасында котлаулардан башланып, көн дәвамында барачак. Биредә ватандашлар бер-берсен җылы сүзләр, җырлар, фоторәсемнәр һәм видеороликлар белән котлый алачак.

11:30 сәгатьтә «Татарлар» программасында бөтен Россия һәм бөтендөнья буйлап алдагы елларда узган Сабантуйлар күрсәтеләчәк.

12:00 сәгатьтә Мәдәният институты ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм концерты күрсәтәчәк. Концертта төрле милләт вәкилләре катнаша.

14:30 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Татарстанның Азнакай районында алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме булачак.

15:00 сәгатьтә Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан ипподромында Сабантуй-2020 уңаеннан оештырган концерт күрсәтеләчәк.

17:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Самарада алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме тәкъдим ителәчәк.

18:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Новосибирскида узган федераль Сабантуй – 2019 булачак.

20:30 сәгатьтә бәйрәм телемарафоны «Халкым минем» программасы кысаларында Эстониядә узган Европа-2019 Сабантуе белән тәмамланачак.

Республика буенча көн дәвамында узачак барлык онлайн-чаралар турында мәгълүмати программалар эфирында ТНВ телеканалы хәбәрчеләре сөйләячәк һәм бәйрәм рухын җиткерәчәк.

фото: Владимир Васильев
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk