Бу атнада Татарстанда аномаль җылылык көтелә
Соңгы яңалыклар

Бу атнада Татарстанда аномаль җылылык көтелә

Хәзер һава торышы атлантик циклон һәм атмосфера фронты белән билгеләнә.

Бу атнада Татарстан башкаласында һава торышы аномаль җылы була. 8 мартта көндез җепшек кар яварга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бу җылы атна, температура климатик нормадан 4-5 градуска югары була. Хәзер һава торышы атлантик циклон һәм атмосфера фронты белән билгеләнә. 8 мартта Казанда көндез һава температурасы 0 градуска кадәр күтәреләчәк, җепшек кар яварга мөмкин һәм җил көньяктан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк», - диде ул.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең якынча фаразлары буенча, чәршәмбедән Татарстан башкаласында һава температурасы уңай була, яңгыр яварга мөмкин.

«Атлантика активлашты, җылы җибәрә. Әгәр Арктика «уянса» салкынайтырга мөмкин», - диде Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, хәзер норма буенча уртача һава температурасы -6..-7 градус булырга тиеш.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев