Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бәла-казаны булдырмыйк

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән, ут яккан гражданнар Россия Федерациясе административ кодексы нигезендә 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр һәм 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр

Язын, җир кардан арынгач, тау итәкләрендә, болыннарда һәм басу-кырлардагы коры үләннәр еш кына кемнеңдер ваемсызлыгы аркасында янгын чыгуга сәбәпче була. Үләнгә ут төртү, тәмәке төпчеге ташлау, сүнеп бетмәгән учак калдыру зур афәткә китерергә мөмкин. Андый очракларның һәр яз  саен арта баруы күзәтелә.

Янгыннарны булдырмас өчен  авыл җирлеге башлыкларына, урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм оешма җитәкчеләренә, шәхси хуҗалыкларга кичекмәстән түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

- җирлекләрдә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ирекле янгын сүндерү командалары булдыру,
- чүп-чарны, кипкән үләннәрне җыештыру,
- янгын күчмәсен өчен урман, посадка, басу кырыйларында сукаланган полоса булдыру,
- елга, буаларда су алу урыннары булдыру,
- авыл җирлекләрендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кизү торуны оештыру,
- янгын сүндерү өчен су запаслары булдыру,
- шәхси хуҗалыкларда өй яннарында су савытлары кую һәм янгын сүндерү җайланмасы булдыру.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән, ут яккан гражданнар Россия Федерациясе  административ кодексы нигезендә 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр һәм 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штрафка  тартылырга мөмкиннәр.

Балтач һәм Кукмара районнары буенча дәүләт күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk