Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Березняк авылын эт баскан: бер көтүдә аларның саны 18гә кадәр җитә

2020 елда районда башкарылган эшләргә багышланган халык җыенының чираттагысы Березняк авыл җирлегендә узды.

Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов сүзләренә караганда, җирлеккә кергән биш авылда барлыгы 747 кеше яши, шуларның 208е - өлкән буын, 163е - 17 яшькә кадәрге балалар. Узган ел биредә 9 сабый дөньяга килгән, 5 кеше вафат булган.

«Узган ел үзара салым акчасына шактый гына эшләр башкарылды, - ди Рөстәм Шәрипов. - Камышлыда су башнясы урнаштыру өчен проект эшләнелде, Березняк авылындагы 440 метр авыл урамына таш җәелде, Аман- Оштырмада балалар уен мәйданчыгы ясалды. Республика программасы буенча узган ел Березняк авыл клубы төзекләндерүнең беренче этабы башкарылды, төп мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы сафка басты».

Җирлеккә узган ел өч федераль грант кайткан. Шуның хисабына Березнякта Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл ачылган, Камышлыда балалар өчен уен мәйданчыгы ясалган, хоккей мәйданчыгы төзелгән.

2020 елда районда башкарылган эшләр: сәнәгать тармагындагы социаль-икътисадый күрсәткечләр, авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүдәге үсеш, төзелеш, демографик хәл һәм башкалар турында Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина бик җентекле итеп хисап ясады.

Чыгышлардан соң җирлек халкының сораулары тыңланды. Әйтик, Камышлы авылына башлангыч мәктәп, Березнякка ФАП кирәклеген ассызыкладылар. Шулай ук авыл урамнарында этләрнең күбәюе, бер көтүдә аларның саны 18гә кадәр җитүләре, коронавируска каршы вакцинация ясату тәртибе һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итте алар. Бу сорауларга җавапларны «Хезмәт даны» газетасында да укырга мөмкин булачак.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk