Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангарда әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерделәр

Әлеге чарага районнан да кунаклар килгән иде.

Бөек Җиңүне бәйрәм иткән көннәрдә Байлангар авыл җирлегендә Әфганстанда хезмәтләрен үтәп кайткан егетләр Фәрит Хисамиев, Илсур Әгълиуллин, Азат Гәрәев, Рамил Ибраев, Ильяс Шакиров, Рөстәм Кәбиров, Расил Минемуллиннар бүгенге көндә вафат булган әфганчы авылдашлары Нурислам Кәримуллин, Фаил Габделхаковларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, алар яшәгән йортларга истәлек такталары ясатып куйдылар, дип хәбәр итте Минзәлия Әгълиуллина.

Әлеге чарага районннан да кунаклар килгән иде. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район әфганчылар оешмасы җитәкчесе Игорь Грачевлар шундый зур һәм изге эш башкаручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев