Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангар мәдәният йортына - капиталь ремонт, Сазтамакка клуб кирәк

Байлангар мәдәният йортында үткәрелгән халык җыены җирле үзидарә органнарының 2020 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Авыл җирлекләрендә 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены Байлангар мәдәният йортында узды. Анда җирлек башлыгы Илфат Минегалиев, «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов, участок инспекторы Расим Шакировларның чыгышлары тыңланды.

«Соңгы елларда җирлектә дәүләт программалары ярдәмендә күп эшләр башкарыла. Үзара салым акчалары авылларда зират коймалары тоту, сугышта катнашучылар истәлегенә һәйкәлләр кую, урамнарга вак таш түшәү, балалар бакчасы янына юл билгеләре кую, юл кырыендагы чишмә янына намаз укып китү өчен йорт салу, балаларга уен мәйданчыгы ясау өчен кулланылды. Быел үзара салым күләме Байлангарда – 500 сум, Сазтамакта – 700 сум, Нормабашта 1000 сум итеп билгеләнде», - дип сөйләде Илфат Минегалиев.

Җирлек башлыгының сүзләренә караганда, «Авыл территорияләрен үстерү» программасы буенча ике грант отып, Байлангар, Нормабашта спорт, ял итү зонасы эшләнгән.

«Дөрес, җирлектә шактый гына проблемаларыбыз да бар. Байлангар мәдәният йортына капиталь ремонт, Сазтамакка клуб кирәк, су трассасы да өлешчә ремонт сорый, газ кертәсе яңа урамнарыбыз да бар. Су анализлары да таләпләргә туры килми, аны чишү юлларын эзләргә кирәк», - диде җирле башлыгы.

«Кукмара районы һәм “Урал” җәмгыяте җитәкчеләренә рәхмәтебез зур. Ялт иткән асфальт юлдан йөрибез, пай җирләре өчен чип-чиста, коп-коры ашлык алдык», - дип, рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде Байлангар авылының абыстае Гөлфия Газизуллина.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2020 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk