Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Банкның ялган хезмәткәре Кукмарада яшәүче ханымның 8,5 мең сум акчасын урлаган

Җинаятьче хатын-кызны банк счетына куркыныч янавы һәм акчаларны күчерергә кирәклегенә ышандыра.

Банкның ялган хезмәткәре Кукмарада яшәүче ханымның 8,5 мең сум акчасын урлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хәбәр итә.

«18 июнь көнне төшке аш вакытында 34 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше шалтырата һәм үзен банкның куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштырып, мошенниклар аның банк картасы счетыннан акча алырга теләвен аңлата. Барлык мәгълүматларны, шул исәптән акчаларны да саклап калу өчен махсус банк операциясе үткәрергә тәкъдим итә», – дип сөйләделәр полициядә.

Зыян күрүче, мәгълүматны тикшермичә, шалтыратучының шартларына риза була һәм карта номерын, аның гамәлдә булу вакытын һәм әйләнештәге өч урынлы кодны җиткерә. Шуннан соң аңа парольләр белән СМС-хәбәрләр килә башлый, әмма зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул аларны беркемгә дә хәбәр итми. Әмма мобиль банкка кергәч, ул шәхси счетыннан билгесез электрон кошелекка 8 500 сумлык акча күчүен ачыклый.

Әлеге факт буенча «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

фото: Илнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk