Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балыклы авылында башлангыч мәктәп бинасы төзелә

Биредә сыйныф бүлмәләре, методик кабинет, ашханәдән тыш спорт залы да булачак.

Балыклы авылында башлангыч мәктәп бинасы төзелә. Биредә сыйныф бүлмәләре, методик кабинет, ашханәдән тыш спорт залы да булачак.

«Олыяз мәктәбенең филиалы булып торучы әлеге белем йорты бик искергән, авария хәленә килгән һәм алга таба анда белем-тәрбия бирү эшчәнлеген алып бару мөмкин түгел иде. 2021 елның 22 октябре биредә соңгы уку көне булды. Шуннан соң без, аерым сыйныф бүлмәләре билгеләп, укучыларны урта мәктәпкә күчердек. Район, хуҗалык җитәкчеләре һәм җирлек башлыгының тырышлыгы белән бүгенге көндә федераль программа кысаларында авылда яңа мәктәп бинасы салына. Аның мәйданы 600 квадрат метрны тәшкил итә», - ди Олыяз урта мәктәбе директоры Алмаз Гарипов. 

Төзелеш эшенә районыбызның «Домострой» оешмасы алынган. 

«Мәктәпнең нигезен декабрь аенда салган идек. Хәзерге вакытта инде стенасын күтәреп бетердек дияргә була. Тиздән түбә ябу эшенә керешәчәкбез. Егетләр булдыралар, барысы да тәҗрибәле, эш рәтен беләләр. Белем йортының ачкычын 1 сентябрьдә тапшырырга ниятлибез», - ди бригадир Марат Һидиятуллин.

Балыклы авылында яшәүче Нурфия Шәрәфиева – өч бала әнисе. Аның олы улы – училищеда, икенчесе – бишенче, ә төпчеге беренче сыйныфта укый икән.

«Укучыларны урта мәктәпкә автобус йөртсә дә, кечкенә балалар өчен үз авылыңда уку бөтенләй икенче инде. Төзелеш барышы үзебезнең күз алдында. Әлеге бина ерактан балкып, авылга ямь биреп торачак», - ди ул.
 
Илфат ӘХМӘДУЛЛИН, район мәгариф идарәсе җитәкчесе:

- Яңа мәктәп 15 балага исәпләнгән. Анда яхшы билгеләргә генә уку, тиешле тәрбия алу, спорт белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылачак. Федераль программа нигезендә сафка басучы бина 40 миллион сумнан артыкка төшәчәк. 

«Мәктәпләргә – капиталь ремонт» программасы буенча хәзерге вакытта Нырья һәм Кукмара өченче урта мәктәпләрендә дә төзекләндерү эшләре бара.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X