Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балалар янгын сагы хезмәткәрләре белән очрашты

Кунаклар балаларга янгын чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә кирәклеген, ут белән уйнау куркыныч икәнлеге турында сөйләделәр.

Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак диләр.Һәркемгә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа тәрбиячеләр, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим.

Күкшел авылы балалар бакчасында янгынга каршы хезмәтнең Күкшел аерым посты хезмәткәрләре Ильназ Бикмөхәммәтов һәм Мәүлет Шакировлар катнашында, янгыннарны кисәтү максатыннан, профилактик чара үткәрелде. Кунаклар балаларга янгын чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә кирәклеген, ут белән уйнау куркыныч икәнлеге турында сөйләделәр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балаларга үзләрен тоту кагыйдәләре аңлаттылар, янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәклеген искәрттеләр. Әңгәмә барышында балаларга янгын сүндерүчеләр хәрби киемнәрен, утка каршы көрәшү коралларын күрсәттеләр.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белик һәм үтәп яшик.

Сәрия ӘХМӘТГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X