Бакчачылык эше Равил Нуриевның гомерлек хезмәте
Вахит авылыннан Сәвия һәм Равил Нуриевлар хуҗалыгына кергәч, үзеңне әкияти дөньяга эләккән кебек хис итәсең: аллы-гөлле чәчәкләр, челтерәп аккан фонтан, тәлгәш-тәлгәш асылынып утырган виноградлар, башларын игән сап-сары көнбагышлар үзенә күрә сихри гүзәллек тудыра.
«Әле барысы бик матур иде, көзгә таба бераз сүрелделәр инде», - дип каршы алды йорт хуҗасы.
Бакчачылык эше Равил абыйның гомерлек хезмәте икән. Кечкенәдән җир эше белән кызыксынып үскән. Хәзерге өй урынында да элек зур бакча иде, дип искә ала ул. Мәктәпне тәмамлагач, укуын агрономлык буенча Сәвәлидә дәвам иткән. Яшь белгеч, Вахитов исемендәге хуҗалыкка эшкә кайтып, авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер итеп билгеләнә. Биредә ундүрт ел хезмәт куйганнан соң, ерак юлга йөреп эшли башлый. Чита шәһәренә кадәр барып җитә. Ул чакларда да юлдан кайткач, өйгә кергәнче бакчаны әйләнеп чыга идем, ди. Ә 2009 елдан әлеге хезмәтне калдырып, туган нигезендә үзенең яраткан эшенә алына.
«Башта кечкенә, бер көнлек чебиләр алып кайтып үстереп карадым, Шәмәрдәнгә сөт сатарга да йөрдем. Товарларыбыз үтмәгән чаклар да булды, кайбер көннәрне бер-ике шешә генә сөт сата идек. Тора-бара продукцияне төрлеләндердем, үзебезнең клиентлар барлыкка килде. Сөт ризыклары белән бергә кишер, суган һәм башка яшелчәләргә дә сорау туды. Иң элек бәрәңге бакчасына җиләк утырттым. Аллага шөкер, яхшы гына үсеп киттеләр. Ул, гадәттә, өч-дүрт ел уңыш бирә. Аны сатарга җиңелрәк, сораучылар күп, бәясе дә яхшы. Бакчачы өчен иң мәшәкатьлесе, иң авыры - шул үстергән продукцияне урнаштыру бит. Күп яшелчәләрне кышка саклауга куеп булмый, бозыла башлый. Шуңа күрә бар әйберне дә аз-азлап утыртабыз, үзебездән артканы сатылып бетәрлек кенә булсын», - диде Равил абый.
«Бакчаның бер өлеше җиләккә бүлеп бирелгәч, без сөендек, чүбен дә ул кадәр утыйсы түгел, эше дә “тәмле”. Тик шулай да минем иң яраткан хезмәтләремнең берсе – ул икенче икмәкне җыеп алу, бәрәңге чүпләгәндә тимер чиләкләрнең шалтыравы. Хәтта шул вакытта чыккан тузан исе дә миңа тәмле булып тоела. Ә эшне тәмамлаганнан соң, өйгә кереп, ярмалы бәрәңге ашыйсың... Авыл баласы булгангадыр, шушы мәшәкатьләр искиткеч күңелле кебек», - дип сүзгә кушыла кызлары Алсу.
Равил абый тормыш иптәше Сәвия апа белән ике кыз үстергәннәр, олысының үз тормышы, Казан шәһәрендә яши икән, шуңа күрә бүгенге көндә төп булышчылары - икенче кызлары Алсу. Ә Сәвия апа балалар бакчасында хезмәт куя. Хуҗалыкта эш барыбызга да җитә, диделәр.
«Безнең җәй күбрәк бакчада уза, аны чиста тотарга тырышабыз, көнаралаш яшелчәләргә су сибәбез, аларны бала тәрбияләгән кебек карыйбыз. Элек бакчага эшкә үзем белеп түгел, ә әти кушуы буенча чыга идем. Әмма соңгы вакытларда бакча мәшәкатьләре белән кызыксынам, монысын утыртасы, тегесен аласы түгелме дип, әтидән белешәм, аны кызулатам. Кайвакыт әти белән әни, мине жәлләп, арыгансыңдыр, кер инде бакчадан, диләр. Бераз ял итәм дә, и-и, рәхәт бит анда дип, яңадан чыгып китәм», - диде Алсу, елмаеп.
Равил абый бөтен эшне дә күңеле кушканча эшли. Тәҗрибә ясый, бер ысул белән барып чыкмаса, икенчесен кулланып карый. Укыганнарның да файдасы тия, әмма интернетларга кереп эзләнергә вакыт юк, ди. Хәзер аларның бакчаларында ниләр генә үсми. Виноград куакларының гына да биш төре бар.
«Алар тиз өлгерсен өчен, яфракларын кисеп, чистартып торырга кирәк. Элек өйдән-өйгә кереп сату итүче үзбәк хатыннары шундый киңәш биргәннәр иде. Тик бар эшкә дә җитешеп булмый. Ә беренче кыярларны май аенда ук ашый башлыйбыз. Үзебезнең авылдашлар арасында да сораучылар күп. Кыяр, помидорны әлегә кадәр саттык, соңгы бер атнада гына үтми башлады», - дип сөйләде бакчачы.
Нәбиевларның дүрткә һәм алтыга тугызар метрлы ике теплицалары бар. Берсе икегә бүленгән, аның яртысын җылытыла торган итеп көйләгәннәр. Анда эш февраль ахырларында башлана, башта суган утырталар, кыш буе яшел витамин ашыйлар. Аннан борыч, баклажан, кәбестә ише башка яшелчәләрне чәчәргә чират җитә. 700-800 төп үсентенең үзләреннән артканын саталар. Берничә ел чәчәк кәлшәләре үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Аңа сорау кимегәч, хәзер үзләре өчен генә утырталар. Һәр елны яңа орлык сатып алалар, чөнки бакча яшелчәләреннән чәчүлек материал уңышлы килеп чыкмый, үзара серкәләнеп, сорты үзгәрә, дип аңлаттылар.
«Җәй бик яхшы килде, барысы да уңды. Артык калган помидор үсентеләрен бакчага канау казып утыртып чыккан идем, шуннан гына да алты чиләк уңыш чыкты. Ә чия, алмаларны җыеп бетерә торган түгел. Быел бер эш ким булды: яңгырлар явып торгач, артык су сибәргә туры килмәде. 2010 елны бәрәңгеләргә шланг белән бөядән су китергән идек. Сүз дә юк, чүп үләннәре рәхәтләнеп үсте. Яшелчәләргә бернинди ашлама, корткычларга каршы агу сипкәнем юк. Иң яхшысы - черемә, көл. Туфрак яхшы булса, аны өстәмә тукландырырга кирәк түгел. Яшелчә бакчасын мотоблок ярдәмендә эшкәртәм, ә бәрәңгенекенә трактор ялларга туры килә», - диде Равил абый.
Әле яшелчәләрдән тыш Нуриевларның бакчаларында горур кукурузлар, кояш яратучы көнбагыш, борчакларга да урын табылган. Шулай итеп, бер метр җирне дә әрәм итмәскә тырышалар.
Бакчачылыктан кала Равил абыйның тагын бер кызыксынуы бар: 2013 елдан ул умартачылык белән шөгыльләнә башлаган.
«Әлеге эшкә беркем дә өйрәтмәде. Биш ел Алсуны Кукмара сәнгать мәктәбенә йөрттем. Аны көткәндә вакытны әрәм итмәс өчен, китапханәгә кереп, алтышар сәгать умартачылык буенча китап-журналлар укый идем. Берничә корпуслы корт ояларын да китаплардан өйрәнеп, үзем ясадым. Әйткәнемчә, бер әйберне дә кешенекен кабатларга тырышканым юк, үземә ничек ошый, шулай эшлим. Күрше-тирәләргә зыяны тимәсен өчен, коймаларны биек итеп тоттым. Умарталарны көндез ачмыйм, корт карарга кичке сәгать җиде-сигезләрдә, кояш баер алдыннан гына чыгам. Безнең кортлар да бу режимга ияләнгәннәрдер инде. Көндәлек шушы мәшәкатьләр белән әкрен генә тормыш көтәбез, эшләгәнебез үзебезгә җитә, иң мөһиме – сау-сәламәт булыйк», - диде тырыш әңгәмәдәшем.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев