Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Авыр йөк

"Әгәр кемгә дә булса ачуың кабарса һәм аны оныта алмасаң, әлеге бәрәңгене кулыңа тот. Яшелчәнең бер ягына – үзеңнең, ә икенче ягына бәхәсләшкән кешенең исемен яз да пакетка салып куй"

Укучы укытучыга мөрәҗәгать итә:

- Сез шундый акыллы, һәрвакыт кәефегез күтәренке, үзегезне тыныч тотасыз, юк-барга игътибар итмисез. Мине дә шундый булырга өйрәтегез әле.

Укытучы ризалаша һәм аңа бәрәңге белән үтә күренмәле пакет китерергә куша.

- Әгәр кемгә дә булса ачуың кабарса һәм аны оныта алмасаң, әлеге бәрәңгене кулыңа тот, - дип аңлата ул. - Яшелчәнең бер ягына – үзеңнең, ә икенче ягына бәхәсләшкән кешенең исемен яз да пакетка салып куй.

- Шуның белән эш беттемени? - дип кызыксына укучы.

- Юк, син аны һәрвакыт үзең белән йөртергә тиеш. Һәм кешегә үпкәләгән саен, аның исемен теркәп, пакетка бәрәңге өсти барырсың, - ди остаз.

Укучы бик шатланып ризалаша. Берникадәр вакыттан соң пакет тула, аны күтәреп йөрүе дә авырлаша. Җитмәсә, беренче салган бәрәңгеләр бозыла, начар ис килә башлый, кайберләренең сабаклары да үрә. 

Укучы янәдән укытучы янына килә һәм сүз ката:

- Мин әлеге пакетны башка үзем белән йөртә алмыйм. Беренчедән, ул бик авыр, икенчедән, бәрәңге 
көннән-көн бозыла. Миңа бүтән ысул өйрәтегез әле. Мөгаллим аңа:

- Менә шундый ук хәл синең йөрәгеңдә дә бара. Мин сиңа кырыйдан күзәтү мөмкинлеге тудырдым. Кешегә ачуың чыккан, хәтерең калган чакта күңелеңдә таш хасил була. Ләкин син йөкне баштарак сизмисең. Соңыннан ташлар саны арта бара. Эш-гамәлләрең – гадәткә, ә гадәт холкыңа әйләнә. Кемгә дә булса үпкәләр яисә аны үпкәләтер алдыннан бу таш сиңа кирәкме-юкмы дип уйла.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев