Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл җирлекләреннән килгән үзешчәннәр Кукмараның Комсомол мәйданында концерт куйды

Программада җыр-биюләр, театральләштерелгән тамаша, уеннар бар иде.

Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бәйрәм ялларын күңелле итеп уздыру өчен бүген районыбызның Янил, Манзарас, Ош. Юмья, Урта Комар, Лельвиж авыл җирлекләреннән килгән үзешчәннәр Кукмараның Комсомол мәйданында концерт куйды.

Бәйрәм программасында җырлар, биюләр, театральләштерелгән тамаша, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уеннар бар иде. Мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар бик тырышканнар. Барысына да афәрин диясе килә! Тик менә шунысы кызганыч: тамаша караучы гына бик аз иде. Әмма биредә булган кешеләр берсе дә тик тормады: артистларга кушылып җырлады, биеде. 

«Өй тулы халык, Аллага шөкер. Балалар, оныклар җыелып кайтты, гөр киләбез бу көннәрдә. Әмма гел өйдә генә дә утырасы килми. Шуның өчен кызым белән чыршы тирәсен бер әйләнеп кайтыйк дип чыктык. Көне бик салкын, әмма күңелле, рәхәтләнеп биедек. Оештыручыларга зур рәхмәт », - дип фикерләре белән уртаклашты Кукмарадан Сания ханым Галимова.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев