Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Арыдым мин аннан. Акча сорый. Шуңа үтердем"

    3 яшьлек улы аны юксына

    Себер якларындагы бер шәһәрдә 34 яшьлек хатын югалгач, барлык шәһәр халкы аны эзләргә чыга. Аеруча 3 яшьлек улы аны юксына. Бары тик ире Дмитрий тынычлык саклый. Шушы тынычлыгы хокук сакчыларында шик тудыра да инде.

    Анна декрет ялына туктагач, Дмитрий да эштән китә. Билгеле, гаилә акчасызлыктан интегә. Хатын ирен эшкә чыгарга үгетли башлый.

    - Арыдым мин аңардан. Көн саен иги дә иги. Шуңа аны үтерергә булдым, - ди соңрак ир хокук сакчыларына.

    Реклама

    Хатынын Дмитрий урманга "сюрприз" күрсәтергә дип алдап алып чыга. Билгеле, Анна моңа шатланып риза булып. Урманда ир хатынның башына бик нык итеп суга, аннары буып үтерә.

    Аннаның әти-әнисе кияүләрен 12 елга иректән мәхрүм итүне таләп итә.

    Кызыл таң

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: