Арча районында юл фаҗигасендә өч кеше һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Арча районында юл фаҗигасендә өч кеше һәлак булган

Төрле тән җәрәхәтләре алган «Рено» шоферын хастаханәгә озатканнар

Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән, дип яза «Татар-информ».

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария бүген иртәнге уннар тирәсендә Кырлай авылы янында булган. Биредә «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да кюветка төшеп киткән.

Шаһитлар әйтүенчә, авариядә «Тойота» машинасындагы өч кешенең гомере өзелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган «Рено» шоферын хастаханәгә озатканнар.

 

фото: очевидцы

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев