Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Әнисенә үтерү белән янаган 42 яшьлек хатын-кыз Кукмарада суд каршына басачак

42 яшьлек хатын-кыз үз гаебен тулысынча таный һәм кылган эшенә үкенә.

Кукмара районы прокуратурасы 42 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул үтерү белән янауда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 7 июлендә, якынча 15.30 сәгатьтә, Кукмара районы Лубян авылында урнашкан йортның зал бүлмәсендә исерек хәлдәге хатын-кыз белән аның әнисе арасында тавыш чыга. Гаепләнүче уң кулына кухня пычагы эләктереп ала һәм, әнисенә таба селтәп, үтерү белән янау сүзләре әйтә. 

Зыян күрүче, гаепләнүченең агрессив хәлен, шулай ук аның исерек хәлдә булуын һәм кухня пычагы куллануын исәпкә алып, үтерү белән янауны реаль кабул итә.

42 яшьлек хатын-кыз үз гаебен тулысынча таный һәм кылган эшенә үкенә.

Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев