Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ана капиталын индексацияләү күләме билгеле булды

    Түләү күләменең артуы РФ Икътисади үсеш министрлыгының инфляция темплары фаразы нигезендә исәпләнгән.

    Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе өч елга ана капиталы индексациясе вариантын тәкъдим итте, дип яза «Татар-информ» МА.

     2023 елда беренче балага бирелә торган ана капиталы 616,3 мең сум, ә икенче балага 814,4 мең сум булыр дип көтелә. 2024 елда беренче бала тугач 653,9 мең сум, ә икенче бала тугач 864,1 мең сум түләү планлаштырыла. 2025 елда ул 680,1 мең һәм 898,7 мең сум булачак.

     

    Реклама

    2022 елда беренче балага бирелә торган ана капиталының күләме 524,5 мең сум, гаилә беренче балага бу түләүне алмаган очракта икенчесенә - 693,1 мең сум. Ә беренче балага бу түләүне алган очракта 168,6 мең сум бирелә.

     

    Түләү күләменең артуы РФ Икътисади үсеш министрлыгының инфляция темплары фаразы нигезендә исәпләнгән. Төп сценарий нигезендә, 2022 елда бәяләр үсеше 17,5 процент тәшкил итәчәк, 2023 елда - 6,1%, ә 2024 елда - 4%, бу Россия Банкы таргетына туры килә. Ә агымдагы елга фаразны яхшы якка яңадан карарга җыеналар.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: