Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Альбина Мөхәммәтова: Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү - һәр кеше өчен дә мөһим вакыйга

Манзарас мәктәбе директоры төзәтмәләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.

Россия Конституциясендәге төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү - һәр кеше өчен дә мөһим вакыйга. Манзарас мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова әнә шулай үз фикере белән уртаклашты.

«Мин, әлбәттә, үз тавышымны бирәм. Чөнки ул – һәр кеше өчен дә мөһим вакыйга. Тормыш һәрчак яңалыклардан тора. Әмма барысы да чама белән булырга тиеш. Минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә билгеләү, гаилә һәм балаларны яклау, ир һәм хатын-кыз берлеге, ил халкының тынычлыгы һәм бердәмлеге турындагы үзгәрешләргә аеруча уңай карыйм»,- диде Альбина Мөхәммәтова.  

Бүгенге көндә белем йортында бердәм бөтенроссия тавыш бирү  бара. Директор сүзләренә караганда, комиссия составында, башлыча, яшьләр. Алар һәммәсе дә үз эшләренә җитди карыйлар, тиешле таләпләрне үтиләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk