Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Акыллы» сәгать иясен тапты

332 абунәчебездән бер җиңүчене бу юлы компьютер ярдәмендә ачыкламадык. Номерлар язылган кәгазьләр арасыннан кукмаралы Сәлимә апа Галәветдинова 16нчы санны тартып алды.

«Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылучылар арасында даими рәвештә төрле акцияләр оештырсак та, әле моңа кадәр смарт-сәгать уйнатканыбыз юк иде. 

Сер түгел, район газетасын күбесенчә өлкән яшьтәгеләр укый, шуңа да әлеге бүләккә кызыгучы булырмы икән, дигән курку хисе бар иде күңел түрендә. Әмма юкка борчылганбыз, әби-бабайларның: «Бу сәгать нәкъ тә миңа эләгергә тиеш», «Үзем кулланмасам да, оныкларыма бирер идем», - дигән сүзләрне әйтә-әйтә, редакциябезгә алып килгән квитанцияләрен исемлеккә язуы үзе күңелле булды.

332 абунәчебездән бер җиңүчене бу юлы компьютер ярдәмендә ачыкламадык. Номерлар язылган кәгазьләр арасыннан кукмаралы Сәлимә апа Галәветдинова 16нчы санны тартып алды. Менә ул «акыллы» сәгать иясе – Манзараста яшәүче Гөлназ Андреева. Газетага альтернатив рәвештә язылган Туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәренә сөенче алып шалтыраткач, тиз арада елмаеп килеп тә җитте. 

«Дөресен әйтәм, моңа кадәр “Хезмәт даны”н алдырганым юк иде. Бөтен яңалык, хәбәрләрне сезнең сайттан укып, танышып барам. Мин музейда фәнни хезмәткәр булып эшләгәнлектән, редакциянең социаль челтәрләрендә ветераннарга кагылышлы котлаулар, чаралар турындагы мәгълүматларны үзебезнең “Виртуаль музей” сайтына да урнаштырабыз. Приз отуыма әле дә ышанып бетә алмыйм. Күптәннән менә шундый смарт-сәгать аласым килгән иде, бүләгегез өчен рәхмәт», - диде Гөлназ Васыйл кызы.

Чыгышы белән Сәрдекбаштан булган яңа танышым төрле чараларда катнашырга да, 5 сыйныфта укучы кызы Динара белән балалар бакчасына йөрүче улы Даниилны тәрбияләргә дә, тормыш иптәше Виталий белән йорт-кура тирәсендәге барлык эшләрне башкарып, атна саен авылга әни-әниләре янына кайтып ярдәм итәргә дә өлгерә икән. «Сәрдекбашта яшәүче дәү әнием Марзия район газетасын бик яратып укый. Ул һәр вакыйгадан хәбәрдар булырга, Кукмарага кагылышлы мәгълүмат белән танышырга омтыла», - дигән сүзләр дә йөрәккә сары май булып ятты.

Газетага беренче мәртәбә язылучыга бүләк эләгүе, чын мәгънәсендә, бәхет эше шул. Җиңүче дөрес, гадел билгеләнсен өчен, чит кешеләр катнашында уйнатырга, исемлектәге һәркемне кат-кат тикшерергә тырышабыз. Ник дигәндә, күп очракта бер үк квитанцияне минем шәхси номерыма, редакциянең ватсабына һәм электрон почтасына юллыйлар. Райондашларыбыз, борчылмагыз, бер генә смс-хәбәрне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Алга таба да быелның икенче яртыеллыгы өчен «Хезмәт даны»на язылу һәм акцияләребез дәвам итә. Безнең белән бергә булыгыз!


Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев