Айгөл Әхмәтшина җитәкчелегендәге төркем хисап җыелышын Түбән Өскебаш авыл җирлегендә башлады
Районыбызда узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары башланып китте.
Районыбызда узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары башланды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина җитәкчелегендәге төркем Түбән Өскебаш авыл җирлегендә булып кайтты.
Җирлек башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗановның сүзләренә караганда, җирлеккә кергән дүрт авылда барлыгы 878 кеше гомер итә. Әмма шунысы кызганыч, биредә туучыларга караганда үлүчеләр күп. Әйтик, үткән ел биредә өч бала дөньяга килгән, ә вафат булучылар – егерме биш. Әле өч сабыйның да берсе генә җирлектә яши, калганнары биредә теркәлсә дә, яшәү урыннары башка җирдә. Бүгенге көндә 18 яшькә кадәрге 81 кеше исәпләнә. Бу саннарны ишеткәннән соң авылларның язмышы куркуга сала.
Айгөл Әхмәтшина үзенең чыгышында районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар турында сөйләде. Авылларны яшәтү өчен республика программаларыны әһәмияте, яшьләргә эш башлау өчен төрле ярдәм чаралары турында да искәртте ул.
Участок инспекторы Фәнзил Әхмәтгалиев җирлектә теркәлгән хокук бозулар турында әйтеп, алга таба сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген билгеләп үтте.
Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев