Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әгъзам Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне белән тәбрик итте

Бүгенге көндә республика муниципалитетларында 15 меңнән артык кеше эшли, шулар арасында төрле дәрәҗәдәге депутатлар, җитәкчеләр һәм муниципаль хезмәткәрләр, җәмәгать эшлеклеләре.

2013 елдан башлап ел саен 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне белән котлады.

«Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары,депутатлар, хезмәткәрләр һәм җирле үзидарә ветераннары!

Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре советы исеменнән сезне һөнәри бәйрәм – җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Бу чара шәһәрләр һәм районнар, авыл җирлекләре идарәсендә эшләүче һәм территориаль дәүләт узидарәсе эшчәнлегендә катнашучы һәркемне берләштерә. Бүгенге көндә республика муниципалитетларында 15 меңнән артык кеше эшли, шулар арасында төрле дәрәҗәдәге депутатлар, җитәкчеләр һәм муниципаль хезмәткәрләр, җәмәгать эшлеклеләре. Алар барысы да үз эшенең чын осталары.

Аерым хөрмәт сүзләремне бу өлкәдә эшләп киткән ветераннарыбызга җиткерәсем килә: алар безнең территорияләребезнең үсешенә зур өлеш кертеп, киләсе буын вәкилләренә дә үзләренең тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшыручылар.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сез көн саен татарстанлыларның иминлегенә турыдан-туры йогынты ясаучы муниципаль үсешнең иң актуаль проблемаларын чишәсез. Күпчелек очракта, сезнең эшчәнлек аркылы кешеләр тулаем хакимиятне бәяли. Әлеге хезмәтегез зур мактауга лаек. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миннеханов һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән бүген Татарстан муниципалитетлары тотрыклы үсеш кичерә: без шәһәрләр һәм авылларның матур якка үзгәрүен, анда уңайлыклар артуын, гражданнарның тормыш сыйфатлары үсүен күрәбез.

Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көнендә халыкка фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, чиксез энергия, һәр башлаган эшегездә уңышлар юлдаш булуын телим, халыкның ышанычы эшегездә зур терәк булсын», диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев