Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Аена 3,5 мең сумга да яшәп була" дигән министрны эшеннән кудылар

Утырышларның берсендә әлеге чиновник, яшәү минимумына яшәргә генә түгел, яхшы итеп яшәргә мөмкин, дип әйткән

Саратов өлкәсендә хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Наталья Соколованың "аена 3,5 мең сумга да яшәп була" дип әйткәнлеге хакында бүген язган идек инде. Нәтиҗәдә, соңгы сәгатьләрдә билгеле булуынча, аны эшеннән бушатканнар, дип яза kiziltan.ru.

Утырышларның берсендә әлеге чиновник, яшәү минимумына яшәргә генә түгел, яхшы итеп яшәргә мөмкин, дип әйткән. “Сез яшьрәк күренәчәксез, зифа буйлырак, матуррак булачаксыз. Макарошкалар бик файдалы”, - дигән ул.

Соколова үзе өлкәдә азык-төлек сатып алуга салынган 3,5 меңгә яшәүдән баш тарткан. Моңа министр статусы рөхсәт итмәвен әйткән. Ә менә гади кешеләр рәхәтләнеп шушы суммага яши ала, янәсе...

Ләкин өлкә губернаторы аның белән килешмәгән һәм кешеләр яшәеше өчен мөһим темаларга шулай кимсетеп караганы өчен вазыйфасыннан бушаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk