Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

2026 елда Кукмара районында 45 сукбай эт ауланган

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллинның фикеренчә, урам этләренең санын контрольгә алуда иң кулай чара ул — стерильләштерү.

Сукбай хайваннар темасы еллар узса да әһәмиятен югалтмый, ул һаман җәмгыятьтә борчу уята. Урамнарда караучысыз йөргән этләр турында хәбәрләр даими ишетелеп тора. 

Кызганыч хәлләр дә булгалый — кайбер кешеләр алардан зыян күрә. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар күрсәткәнчә, узган ел этләр һәм мәчеләр аркасында барлыгы 85 кеше табибка мөрәҗәгать иткән, ә быел бу күрсәткеч хәзерге вакытка 21 кешегә җиткән.

Беренче карашка гади генә кебек тоелган бу мәсьәләгә тирәнрәк кереп карагач, аның шактый катлаулы һәм четерекле булуы ачыклана. Закон таләпләре нигезендә, торак пунктлардан 200 метрга кадәр якынлыкта утлы корал куллану һәм этләрне ату тыела. Шуңа күрә хуҗасыз этләр санын киметү өчен башка, нәтиҗәлерәк ысуллар эзләү зарур. Мондый хайваннарны тотып урнаштыру өчен махсус шартлар булырга, шулай ук алар ветеринария тикшерүе узарга тиеш.

Татарстанда хуҗасыз этләр белән, гадәттә, тендерда җиңгән махсус оешмалар шөгыльләнә: алар хайваннарны дәвалый, аларга яңа хуҗалар табарга тырыша, әгәр дә бу мөмкин булмаса, элеккеге урыннарына кире кайтара. Безнең районда исә мондый мөмкинлекләр әлегә юк. Узган ел район Башкарма комитеты белән Ульяновск өлкәсендәге махсус оешма арасында килешү төзелгән иде, быел да тендер нәтиҗәсендә шул ук оешма сайлап алынган. Алар районга килеп, хуҗасыз этләрне тотып алып китәләр.

Әлеге эшләрне башкару өчен быел дәүләт тарафыннан районга 610 мең сумнан артык акча бүленгән. Район Башкарма комитеты белгече Айгөл Хөсәеновадан алынган мәгълүматларга караганда, үткән ел барлыгы 103 эт ауланган булса, агымдагы елның беренче кварталына әлеге сан — 45.

Әлбәттә, урамда иркен йөргән һәр этне дә хуҗасыз дип әйтеп булмый, чөнки аларның күбесенең муенчаклары бар. Әгәр хуҗа этен ычкындырган икән, ул аның өчен җавап бирергә тиеш. Ә хуҗасыз этләр торак пунктлар янына азык эзләп килә. Шуңа күрә шәһәр һәм авыл халкы өчен чисталыкны саклау аеруча мөһим. Чүплек тирәсендә тәртип булырга, чүп-чар таралып ятмаска тиеш. 

Әлбәттә, урам этләре турында сөйләп кенә аларның санын киметеп булмый. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллинның фикеренчә, урам этләренең санын контрольгә алуда иң кулай чара ул — стерильләштерү.

— Бары тик стерилизация ясатып кына үрчүне киметүгә ирешеп була, — диде ул. — Кешеләр хәтта өйдә тота торган эт-мәчеләрен стерильләштерсен иде. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Район ветеринария клиникасында махсус белгеч билгеләнгән. Бер авырлыгы да юк, мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Әгәр бу эшләнмәсә, эте-мәчесе балалагач, кешеләр аларны кая куярга белмичә, урамга яки ферма тирәләренә илтеп ташлыйлар. Мондый хуҗасыз калган хайваннар төрле чирләр таратуга сәбәпче булалар. Иң куркыныч авыртуларның берсе — котыру чире. Ел дәвамында авыл җирлекләрендә, шәхси хуҗалыкларда барлык төр хайваннарга прививка ясау бара. Ул — һәр хуҗалык өчен мәҗбүри һәм бушка эшләнә торган хезмәт. Шулай ук әлеге прививка эт-мәчеләргә дә ясалырга тиеш. Әгәр бер генә мәче прививкаланмыйча кала икән, ул бөтен җирлеккә куркыныч тудыра.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев