Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

2025 елның 1 сентябреннән Россиядә уртача хезмәт хакын исәпләү тәртибе үзгәрә

Уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре 2031 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

2025 елның 1 сентябреннән уртача хезмәт хакын санаганда премияләр генә түгел, хезмәткәргә бирелгән акчалата матди ярдәм дә исәпкә алыначак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Үзгәрешләрнең берсе - уртача хезмәт хакын исәпләгәндә премияләрне генә түгел, акчалата матди ярдәмне дә кертү. Бу, әлбәттә, хезмәткәр өчен зур өстенлек», – диде парламентарий.

1 сентябрьдән эштән киткәндә бирелә торган пособиене түләү өчен уртача хезмәт хакын исәпләүнең аерым кагыйдәсе кертелә: уртача көнлек хезмәт хакын айдагы уртача эш көннәренә тапкырлаячаклар. Эш вакытының гомумиләштерелгән исәбен алу өчен эштән киткәндә бирелә торган пособие өчен уртача хезмәт хакы тагын түбәндәгечә исәпләнәчәк: бер сәгатькә түләнгән уртача хезмәт хакын айдагы уртача эш сәгатьләре санына тапкырлаячаклар.

Калган очракларда исәпләү кагыйдәләре үзгәрмәячәк, дип сүзен төгәлләде Нилов.

Уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре 2031 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Искәртеп үтәбез, аның элеккеге тәртибе 2007 елдан бирле гамәлдә булды.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев