Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталын торак шарттарын яхшыртуга тоткан

Бу ел башыннан Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча ана (гаилә) капиталын 20 меңнән артык гаилә алган.

2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталы чараларын торак шартларын яхшыртуга, 9 378 гаилә – балага өч яшь тулганчы ай саен акчалата түләү алуга, ә 7 меңнән артыгы балаларны укытуга юнәлдергән. Әлеге мәгълүматларны ТР Икътисад министрлыгы китерә. Ведомствода искәртүләренчә, ана капиталы чараларын инвалид булган баланы тернәкләндерүгә яки әни кешенең булачак пенсиясенә дә юнәлдерергә була.

Бу ел башыннан Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча ана (гаилә) капиталын 20 меңнән артык гаилә алган. Алардан 19 меңнән артык гаилә түләүне проактив режимда, аны алу өчен өстәмә гаризалар биреп тормыйча рәсмиләштергән.

Әлеге программа эшли башлаганнан бирле республикада ана капиталы инде 400 мең гаиләгә тапшырылды. Мәгълүм булганча, 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче бала өчен ана капиталы быелның февраленнән 586 947 сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk