Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

1979 елның 25нче мартына каршы төндә вафат булган энемә багышланган

Бәет

Кулымдагы балдагымның

Исемнәредер Рәҗәп,

Туй мәҗлесендә вафат булу –

Һәркем өчен бик гаҗәп.

Мин вафат булган чакта

Караңгы иде төне,

Больницага җиткәнче үк

Җаннарым чыкты минем.

Әти-әни, еламагыз,

Күзегезне бетерерсез.

Күзегез бетәр - мин кайта алмам,

Соңыннан үкенерсез.

Язгы сулар ага инде,

Эзләремне су юар.

Минем эзне су юар,

Сезнең йөрәк ярасын кем юар?

Мохер фуражка киеп,

Өйләргә кайтып кердем.

27 яшем тулганчы,

Караңгы гүргә кердем.

Язлар үтәр, җәйләр җитәр,

Минем генә туганнарым

Кайгыда гомер кичәр.

И туганнар,  туганнар,

Зиһенегезне җуймагыз,

Атнакичтә, җомга көндә

Догасыз калдырмагыз.

Монысын, Нәсимә, сиңа әйтәм,

Айдарны берүк рәнҗетмә.

Васыятем сиңа шул:

Аны бәхетсез итмә.

Бакчалардан кар көрәдем,

Карлар таралсын, диеп.

Нәсимәне алып килдем,

Туйдан калмасын диеп.

Зәйтүнә апа, ашларыңны

Тәмле пешергән идең,

Гомерләрем өзеләсен

Алдан белмәгән идем.

Мансур абый, синең белән

Бик әз гомерләр тордык,

Быел җәен кайта диеп,

Бик тә сөенеп йөрдем.

Мансур абый, син кайтканда,

Йомык иде күзләрем.

Никадәр еласаң да,

Ачылмый шул күзләрем.

Өстемдәге ал күлмәгем -

Алма апай бүләге.

Яшьләй вафат булсын, диеп,

Миңа кемнәр теләде?

Бик ярата идем мин

Алма апам, дияргә.

Җаннарыгыз көйсә дә,

Туры килер түзәргә.

Пассажир поездлары

Кычкыртып узар инде.

Минем яшь гомерләрем

Кабердә узар инде.

Эх, Нәсимә, Нәсимә,

Назладың күңелемне.

Узган чакта искә алып,

Карарсың каберемне.

Эх, Нәсимә, бәгырем,

Яшьләй йөреп кавыштык.

Саниянең туе көнне

Мәңгелеккә аерылыштык.

Васыятьләр итеп әйтәм:

Мөнәҗәтләр языгыз.

Язлар җиткәч, март аенда

Ел да искә алыгыз.

Маһинур ГАТИНА, Янсыбы авылы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk