Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

17 яшьлек Балтач кызы Гөлсирин Гатиятуллина югалган

Бу кыз бер ел элек Калуга өлкәсендә укыган егет белән компьютер уены аша танышкан булган.

Балтач кызы Гөлсирин Гатиятуллина Казанда югалган. 13 октябрьдә өеннән чыгып киткән кызны туганнары эзли. Кызның әниләре шимбә көнне полициягә гариза язган. Эчке эшләр бүлегендә федераль эзләүгә бирелде дип хәбәр иткәннәр.

Гатиятуллина Гөлсирин Гадиловнага 17 яшь. Ул Балтач районы Әтнә авылыннан. Казанда Халыкара сервис колледжында укыган. 13 октябрь көнне ул Четаев урамындагы фатирыннан колледжга - Адоратский урамына чыгып китә. Шуннан соң аны күрүчеләр юк.

Ачык яшел төстәге куртка яки озын алсу плащ-пальто, кара ботинкалар, чәчәкле сумка тоткан булырга мөмкин.

Кыз турында белүчеләрнең әнисе Лилиягә 89172416599 телефоны аша шалтыратып хәбәр итүе сорала.

Югалган кызның әнисе Лилия "Интертат"ка кызының бер ел элек Калуга өлкәсендә укыган егет белән компьютер уены аша танышканын сөйләде. Әнисе әйтүенчә, аларның күрешкәннәре булмаган. "Аны егете безгә каршы котыртты, безгә Җинаять кодексы белән дә янады, - дип сөйләде Лилия. - Без аның кем икәнен белмибез. Кызыбызга, аралашма, ул бит бер билгесез кеше дип тыйган идек. Ул аннары безне кызыбызны җәберләүдә гаепли башлады, имеш, без аның иреген чиклибез, кыйныйбыз икән. Өстегездән полициягә язам дип куркытты.

Скайп аша кызым белән аралашып тордылар, шул вакытта мин ул егетнең фотосын да күргәнем бар. Безгә кил, тыныч шартларда танышырбыз дип, егетне кунакка да чакырдык. Әйбәтләп танышыйк, дидек. "Акчам юк, вакытым юк", дип, гел күрешүне кичектереп килде. Кыз үзе шунда чыгып китәм, дип тә йөрде. Ул бит укый, үзенә үзе хуҗа. Шул егете кайтып алып китмәдеме, яки үзе шуның белән берәр җиргә китмәгәнме микән дип шикләнәбез".

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X