Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада рәсми рәвештә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар

Район Мәдәният йорты фойесында Кукмара җирендә яшәүче халыкларның көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре чагылдырылган күргәзмә, шулай ук район үзешчәннәренең концерты оештырылган иде.

Шушы көннәрдә Кукмарада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар катнашты.

Чараның рәсми өлеше башланганчы, алар районның мәдәният, мәгариф учреждениеләре көче белән оештырылган күргәзмәне карадылар. Анда Кукмара төбәгендә яшәүче халыкларның көнкүреше, гореф-гадәтләре чагылдырылган иде. Бүгенге көндә Кукмара районында 4 милли берләшмә эшли.

Милли телләрне саклау проблемасы мөһим, масштаблы әһәмияткә ия. Ирек Шәрипов та үз чыгышында аның әһәмиятен билгеләп үтте.

«Без тиз үзгәрә торган дөньяда яшибез, шул исәптән теләсә кайсы дәүләтнең милли составы да. Бу үзгәреш Европа, Азиядә генә түгел, Россия Федерациясендә дә бара. Хәтта Татарстан мисалында да шуны әйтә алам: соңгы елларда, пандемиягә кадәр, ел саен 350 меңнән дә ким булмаган чит ил гражданнары эмиграциядә исәпкә куелды. Бу – республика халкының уннан бер өлеше. Әгәр үз мәдәниятебезгә карата игътибарсызлык күрсәтсәк, без аның нигезен югалтачакбыз», - диде кунак.

Сәхнәдә район үзешчәннәре чыгыш ясады, алар үзләренең туган телләрендә биюләр, җырлар башкардылар.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk