Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылышы булды

Бу чара Кукмара күппрофильле лицее базасында узды.

Шушы көннәрдә күппрофильле лицей базасында районның белем бирү оешмалары өчен «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»ның ачылыш тантанасы узды.

Сәхнәдә күңелле тамаша булды: катнашучылар – район территориясендә яшәүче халыкларның милли мохитен, балалардан торган вокаль, хореография ансамбльләре, яшь артистлар Кукмара җирендәге халыкларның бердәмлеген күрсәттеләр.

Мәгариф хезмәткәрләрен район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова котлады. Районыбызда православие һәм мөселман бәйрәмнәре элек-электән бердәм билгеләп үтелә, дип ассызыклады ул.

«Бүген, чын мәгънәсендә, зур бәйрәм. Мәгариф идарәсе районда, беренчеләрдән булып, “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”н ачарга карар кылды. Кукмара – күпмилләтле район, без барыбыз да тату яшибез. Ирешкән казанышларыбыз – халыклар арасындагы дуслык һәм килешеп эшләү нәтиҗәсе. Руслар, удмуртлар, татарлар, марилар, керәшеннәр бергәләп милли бәйрәмнәрне уздырабыз. Алга таба да шулай дәвам итеп, тормышыбыз шундый якты, кызыклы үтсен иде. Сезгә уңышлар телим, ел юбилейларга һәм әһәмиятле вакыйгаларга бай булсын», - диде Резеда Гаянова.

Чара барышында конкурсларда җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X