Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар "Татар малае-2020" титулы өчен көч сынаша

Малайлар берничә номинациядә көч сынаша: шәҗәрә конкурсы, “Оста балыкчылар” бәйгесе, татар халык йолаларын сәхнәләштерү, кул эшләрен тәкъдим итү. Төп номинацияләр башка балалар башкаруындагы милли җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

“Гөрләвек” балалар бакчасында “Татар малае-2020” дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Район Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, “Ак калфак” оешмасы оештырган әлеге ярышта өч балалар бакчасы вәкилләре катнашты: Байлангардан Гадел Зиннәтуллин, Сазтамактан Арсен Кондрашин һәм “Гөрләвек” балалар бакчасында тәрбияләнүче Рәхим Хуҗин. Аларның осталыгын “Ак калфак” оешмасыннан Зөмәрә Җиһаншина һәм Рафилә Фәттахова, Кукмара музыка мәктәбе директоры Эльвира Фәсхетдинова, “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире Энҗе Мөхәммәдиевалар бәяләде.

Малайлар берничә номинациядә көч сынашты: шәҗәрә конкурсы, “Оста балыкчылар” бәйгесе, татар халык йолаларын сәхнәләштерү, кул эшләрен тәкъдим итү. Төп номинацияләр башка балалар башкаруындагы милли җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

 

Катнашучылар шәҗәрә конкурсында әти-әниләренең һәм үзләре белгән кадәр берничә буын әби-бабаларының исемнәрен әйтеп чыктылар. “Оста балыкчылар” сабый балалар өчен мавыктыргыч булган уен формасында үтте: һәркем билгеләнгән вакыт эчендә кармак җебе очына беркетелгән магнит белән уенчык балыкны мөмкин кадәр күбрәк “эләктерергә” тиеш иде. Татар халык йолаларын сәхнәләштерүдә милли уеннар, Сабантуй күренешләре күрсәтелде. Балаларның агач һәм сәйләннән эшләгән кул эшләре тамашачыларның игътибарын җәлеп итте.

Зөмәрә Җиһаншина билгеләп үткәнчә, һәр катнашучының милли татар киеме белән чыгыш ясаулары, төзек, матур җөмләләр белән татар телендә сөйләшүләре аерым мактауга лаек. Жюри әгъзалары сабыйларның уңган-булганлыгына сокланып, чыгышларына югары бәя бирделәр.

Бәйгенең җиңүчесе дип 5 яшьлек Рәхим Хуҗин танылды. “Алтын куллы малай” дигән мактаулы исем 6 яшьлек Арсен Кондрашинга бирелде, “Иң уңган егет” исеменә 6 яшьлек Гадел Зиннәтуллин лаек булды. Ахырдан призерларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды, аларга ярдәм иткән балалар да бүләк-күчтәнәчсез калмады.

Әлеге бәйге миндә бик яхшы тәэсирләр калдырды. Мондый балалар тәрбияләнеп үскәндә, милләтебезнең киләчәге өметле.

Зилия КУРАМШИНА,
Россия ислам институтының журналистика факультеты студенты

Бүген “Ләйсән” балалар бакчасында “Мин бит татар малае” район конкурсы узды. Анда Кукмара һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән килгән алты малай катнашты. Ятмас-Дусайдан Артур Богданов, Югары Арбаштан Кәрим Мортазин, Кәркәүчтән Раил Шакирҗанов, Ташлы Елгадан Ислам Галиәхмәтов, Кукмарадан Искәндәр Камалиев һәм Ранис Шәрәфетдиновлар “Татар малае-2020” төп титулы өчен көрәштеләр.

Жюри вәкилләре билгеләп үткәнчә, барлык малайлар да лаеклы чыгыш ясап, сәләтләрен күрсәтте, һәммәсе дә үз номинацияләрендә иң яхшысы булды.

Исегезгә төшерәбез: җиңүчеләр февраль ахырында узачак финалда чыгыш ясаячак.

Алсу ГАТАУЛЛИНА

фото: Зилия Курамшина,

Алсу Гатауллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk