Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең зона этабы узды

Анда 9 районнан 130дан артык нәфис сүз остасы катнашты

Кукмарада Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең зона этабы үтте. Конкурста Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Саба, Әтнә, Балтач, Теләче, Арча, Кукмара районнарыннан 130дан артык нәфис сүз остасы чыгыш ясады.

Конкурсантлар татар, рус, инглиз телләрендә бөек язучының һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен сөйләде.

- Мин Муса Җәлилне генә түгел, Габдулла Тукай, Равил Фәйзуллин, Фәнис Яруллинның да иҗатларын яратам, - ди Арча педагогия көллиятенең 3 курс студенты Адилә Әхмәтҗанова. – Бүген мин Муса Җәлилнең “Син онытырсың” дигән шигырен сөйләдем. Әлеге әсәр егетнең кызга карата булган онытылган мәхәббәте турында.

Бәйгенең зона этабында җиңү яулаучылар конкурсның финалына Казанга барачаклар.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk