Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Зур Сәрдек һәм Ядегәр авылларында халык җыеннары үткәрелде

Быел ул ачыктан-ачык сөйләшү формасында оештырылган иде

Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте. Бүген ул, беренчеләрдән булып, Зур Сәрдек һәм Ядегәр җирлекләрендә үткәрелде.

Башка еллардан аермалы буларак ул быел ачыктан-ачык сөйләшү формасында оештырылган иде. Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды. Анда эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.

Азактан актлар залында район башлыгы Сергей Димитриев катнашында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев