Фоторепортаж: Кукмарада мөселман хатын-кызлары “Мөслимә” бәйгесендә ярыштылар
Соңгы яңалыклар

Фоторепортаж: Кукмарада мөселман хатын-кызлары “Мөслимә” бәйгесендә ярыштылар

Бәйгедә катнашучылар Коръән сүрәләрен уку, артистлык осталыгын һәм башка сәләтләрен күрсәттеләр. 


Кукмара үзәк мәчетендә мөселман хатын-кызлары арасында “Мөслимә” бәйгесе үтте. Конкурста дүрт команда: Балтач районнан – “Хәят”, Казаннан -“Нәсыйхәт”, Мамадыштан - “Иман нуры”, безнең районнан “Кукмара мөслимәләре” командалары катнашты.

Аларның чыгышларын һәм җавапларын мәдрәсә мөгаллимнәреннән һәм кунаклардан торган жюри бәяләде. Бәйгедә катнашучылар Коръән сүрәләрен уку, артистлык осталыгын һәм башка сәләтләрен күрсәттеләр. 

- Без бары тик уңай тәэсирләр алдык. Барлык командалар көчле, катнашучылар – талантлы. Бу бәйгедә катнашуыбызга шатбыз. Безне җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт, - дип уртаклашты фикерләре белән конкурска килгән мөслимәләр. 

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев