Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

13-14 февраль Бәраәт кичәсе: Ничек үткәрергә, нинди догалар укырга

Бәраәт кичәсе Шәгъбан аеның 14нче көненнән 15нче көненә күчкәндә була. Быел ул 13 нче февральдән 14 нче февральгә каршы төнгә туры килә.

Ислам динендә аерым әһәмияткә ия булган изге кичәләр бар. Ике гает һәм Җомга көне алдындагы кичәләрдән тыш Рамазан аендагы Кадер кичәсе һәм Шәгъбан аендагы Бәраәт кичәсе шундый мөбарәк, фазыйләтле вакытлардан санала. Бәраәт кичәсе Шәгъбан аеның 14нче көненнән 15нче көненә күчкәндә була. Быел ул 13 нче февральдән 14 нче февральгә каршы төнгә туры килә.

Бәраәт кичәсе мөселманнар өчен нәрсә белән кадерле?

— Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзенең ахыргы изге китабы Коръән-Кәримне беренче мәртәбә нәкъ менә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә төшерә, ә Кадер кичәсендә Коръән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә иңдерелә башлый. Шуңа күрә ислам галимнәре Бәраәт кичәсен Кадер кичәсе дәрәҗәсе белән чагыштыра.

— Бу кичтә Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте һәм мәгъфирәте җир йөзенә тарала (мәгъфирәт ул — Аллаһның олуг ярлыкавы, гафу итүе). Кем дә кем бу кичтә тәүбә-истигъфарлар кылып, кылган гөнаһлары өчен гафу үтенсә, иншә Аллаһ, шул узган елда кылынган гөнаһлары кешенең гамәл дәфтәреннән сызылыр.

— Адәм балаларының ризыклары, байлык һәм ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, киләчәк ел эчендә туачак һәм вафат булачак кешеләр — барысы да бу кичне билгеләнә.

— Бәраәт кичәсенең әһәмиятен аңлата торган бер хәдистә болай диелә: «Шәгъбан аеның 15нче кичен гыйбадәт белән уздыручыларга Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә «рахмә-нәзара», ягъни рәхмәт күзе белән карар һәм шулай боерыр: «Юкмы гафу сораучы — аны гафу итәм. Юкмы ризык сораучы — аны ризыкландырам. Юкмы кайгылы вә авыру кеше — шифасын бирәм. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар — бирермен»...

Шулай итеп, пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм бедергәнчә, БӘРАӘТ КИЧӘСЕ УЛ — ДОГАЛАР ҺӘМ ТЕЛӘКЛӘР КАБУЛ БУЛА ТОРГАН ИЗГЕ КИЧ. Бу мөбарәк кичтә Раббыбызның олуг Рәхмәтенә вә ярдәменә өмет итеп, ихлас гыйбадәтләр башкарыйк, үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, туганнарыбыз, милләтебез һәм барлык мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһтан дөнья вә ахирәт бәхете сорыйк...

Язманы Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев