100 яшен тутырган Габделвахит абый Шәмсетдинов: – Әнием мине армиягә озатканда “Ләә иләәһә илләл-лааһ, Мөхәммәде рәсулуллаһы” кәлимәсен бөти итеп язып, яртысын миңа биреп җибәрде
Башка районнардан килгән малайлар белән бергә безне поездга утыртып җибәрделәр, дип искә ала ул үткәннәрне.
Районыбызның зур байлыгы – бердәнбер сугыш ветераны, Чишмәбаш авылында туып-үскән Габделвахит абый Шәмсетдиновка 8 гыйнварда 100 яшь тулды. Бу көнне якыннары, авылдашлары һәм район җитәкчелеге аның гомер бәйрәмен зур хөрмәт һәм җылы теләкләр белән билгеләп үтте. Габделвахит абыйның тормыш юлы – батырлык, тырышлык һәм тугрылык үрнәге ул.
...Йокы бүлмәсенең бер почмагында кечкенә генә музей урнашкан. Биредә – тарих, Габделвахит абыйның күкрәк киереп гомер иткән чагындагы, ир уртасы чорындагы казанышлары, матур хатирәләре урын алган. Ә сугыштан алып кайткан патефоннан, күңел кылларын тибрәтеп, Габдулла Рәхимкулов башкаруында татар халык җыры яңгырый:
“Сания апа суга бара,
Алма-алма чиләге.
Чиләгенә караганда,
Үзе кура җиләге”.
Җырны тыңлаганда яшьлегенең, Шакирәсе белән матур итеп гомер итүләренең сагыш тулы кайтавазы, җәйге җылы авыл киченең исе, ап-ак итеп агартылган мич, балалар чыр-чуы чагылып киткәндәй тоела. “Музей” диварындагы вымпел һәм тасмаларга (ә анда “Иң яхшы комбайнчы”, “Иң яхшы остаз” дип язылган, фидакарь хезмәте өчен бирелгән медаль, күкрәк билгеләре эленгән), фоторәсемнәргә, төрле бүләкләргә күз салганда, аларны җитәкчеләр кулыннан алгандагы кичерешләр, ничә еллар узуга карамастан, Габделвахит абыйның әле дә күңелендә саклана.
Соңгы биш елда ул кызы Заһидә апа гаиләсендә, Түбән Кама шәһәрендә яши, балалары, оныкларының яхшы тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Әмма йөз яшен каршы алырга, егерме ел элек вафат булган Шакирәсе рухына Коръән ашы үткәрергә, авылдашлары белән очрашырга ул туган авылына, гомер иткән нигезенә кайтты. Әле ул, күз тимәсен, ике таякка таянып булса да, үз аягында әкренләп йөри, намазын калдырмаска тырыша (80 яшендә хаҗ сәфәренә барып кайта), күзлексез газета-китап укый. Хәтере яхшы, истәлекләре белән дә бик теләп уртаклаша.
Габделвахит абый Шәмсетдинов ачык фикерле, дөнья хәлләренән хәбардар, кызыклы әңгәмәдәш ул.
– Әнием мине армиягә озатканда “Ләә иләәһә илләл-лааһ, Мөхәммәде рәсулуллаһы” кәлимәсен бөти итеп язып, яртысын миңа биреп җибәрде, яртысын үзенә алып калды. Җиде ел буе Ватаныбыз сагында торып, утны-суны кичеп кайтып, бу яшемне каршы ала алуыма әнинең догалары сәбәп булган дими, ни дисең? Шул догалар Аллаһның рәхмәтен насыйп иткәндер, – дип сүзен дәвам итте ул. – Аллаһка шөкер, 37 ел бер урында – “Коммунизмга” колхозында комбайнчы булып эшләдем. Хезмәтемне күрә белделәр, бәяләделәр. Дустым Нургалиның сеңлесе Шакирәне бик ошатып, 27 яшемдә өйләндем, өч бала үстердек, илле өч ел матур гомер иттек. Шакирә авылдагы башлангыч мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләде, аны бик яратып яшәдем. Балаларыбыз турында бервакытта да начар сүзләр ишетмәдек. Өчесе дә югары белем алдылар. Рәхмәт үзләренә, хәзер менә аларның кайгыртуында яшим, ризыгым – тәмле, өс-башым – чиста, күңелем – тыныч. Кызганыч, олы улым Заһит вафат булды, ул да әнисе шикелле хөрмәткә лаеклы мөгаллим иде.
Әтисенең сүзен Заһидә апа дәвам итә: “Әти белән әни безне какмый-сукмый, яхшы тәрбия биреп үстерделәр. Әти гомере буе спиртлы эчемлекләр кулланмады, тәмәке тартмады. Ничек булса да безгә белем бирергә тырышты. Таләпчән иде, хәтта 38 градус салкыннарда да мәктәптә укуны калдырырга ярамады”.
Бөек Ватан сугышы башланганда Габделвахиткә 17 яшь була. Бу турыдагы хәбәрне күрше Тырыш авылындагы Сабантуйдан кайткач ишетә ул. Бер авылдашының күңел ярсуына түзә алмыйча, авыл урамын тутырып: “Себер китсәм дә үкенмим, Себер дә үзебезнеке”, – дип җырлап килгәнен бүгенгедәй хәтерли. Ил тоткасы булган ир-атлар авылдан яуга киткәч, тормышның бар авырлыгы аның кебек яшүсмерләр, хатын-кызлар җилкәсенә кала.
Шушы урында Габделвахит абый Шәмсетдиновның “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан бастырып чыгарылган “Беркем дә онытылмады” китабында урын алган “Әнкәмнең догалары”исемле истәлекләреннән өзекләргә тукталып үтик әле:
“Мин 1941нче елда 7нче классны тәмамладым. Ниятем колхозда эшкә калу иде. Ат белән эшли башладым. 50 яшькә кадәрге өлкәннәр сугышка алынды. Колхозның бер машинасы бар иде, ул да йөртүчесе белән сугышка китте. Бөтен хезмәт хатын-кыз, яшүсмернең кул көче белән башкарылды. Тырмалау, сукалау, чәчү-уру, урылган ашлыкны кибәнгә куеп, кыш көне аны ат белән ындырда суктыру, дәүләткә ашлык илтү кебек эшләрне яшүсмерләр белән хатын-кызларга башкарырга туры килде. Барабан теше ычкынып, ындырда барабанчы булып эшләгән Миңлебикә апа һәлак булды. Ат куучы Вакыйф Сәләхов исемле малай шестерняга аягын өздерде.
1942нче елның җәе. Урак өсте алдыннан берничә хатын-кыз белән ындыр табагы чистартырга бардык. Төштән соң көчле яңгыр яуды. Авылга кадәр – 5 чакрым, юл – елга аша. Кайтсак – елгада көчле ташу, авыл халкы ташу карарга җыелган. Миннән алда кергән атлы малай чыгып китте, мин дә аның артыннан кердем, арбаны ташу әйләндереп ташлады. Ат та бер агымга ага, мин дә. Яр буенда колхоз рәисе Бәдыгетдин абый Фәттахов: “Вахит, дилбегәне ычкындырма, ычкындырма!” – дип кычкырып тора. Ат мине исән-сау ярга алып чыкты.
1942нче елның кыш айларында Иштуган станциясендә урман чыгардык. Авылда фатирда тордык. Хатын-кызлар – урман кисә, без станциягә ташып торабыз. Шунда эшләгәндә беренче мәртәбә ак бүз белән бүләкләндем. Аны әни, карага манып, күлмәк текте, шуны киеп армиягә киттем.
Без, 1926нчы елда туганнар, 11 малай идек. 5нче ноябрь көнне кич чыктым – 10 малайга солдатка китәргә хәбәр бар, миңа – юк. Кайтып йокларга ятыйм дисәм, ишек шакыйлар: 7нче ноябрьгә повестка тоттырдылар. Әти – вафат, абый 30 километр ераклыктагы авылда итек артилендә хезмәт армиясендә иде. Икенче көнне аның янына йөгердем. Ул эшеннән рөхсәт алып кайтты, 7нче ноябрь көнне мине Кукмарага туры вокзалга илтте.
Башка районнардан килгән малайлар белән бергә безне поездга утыртып җибәрделәр. Ульяновск өлкәсенең Измайловка дигән бистәсендәге полк автомәктәбендә алты ай укытып, таныклык биреп, фронтка озаттылар”.
Якташыбызга машина рулен куеп торып, элемтәче булырга да туры килә. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе составында Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Ә 1945нче елның гыйнвар аенда күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз орденына лаек була. “Самолет ут яңгыры яудырганда да исән калдык”, – ди ул. Орденының Мактау битендә түбәндәгеләр язылган: “Одер елгасын кичкәндә һәм дошман оборонасын аның көнбатыш ярында өзгәндә телефончы Шәмсетдинов батарея командиры пунктыннан дивизия командиры пунктына баручы телефон линиясенә хезмәт күрсәтә. Берничә тапкыр дошманның каты уты астында курыкмыйча линиягә чыга һәм зарар килгән урыннарны төзәтә. Одер елгасының көнбатыш ярына чыкканда, Шәмсетдинов елганың ике үзәне һәм алар арасындагы сазлыклы киңлек аша элемтә линиясен суза һәм сугыш вакытында аңа хезмәт күрсәтә. 2 көн буена барган сугышларда телефончы Шәмсетдинов батырлык күрсәтте, дошман уты астында элемтә линиясенең 18 өзелүен төзәтте”.
Ветеран Җиңү иртәсен Штральзунд шәһәрендә каршылый. Ватан алдында изге бурычын үтәгән өчен ул шулай ук “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сталиннан 9 Рәхмәт хаты ала. Аннан соң да биш ел хезмәт итеп, 1950нче елда гына Чишмәбашына аяк баса ул.
Габделвахит абый Янилдәге МТС директоры Сәмигулла Вәлиев белән очрашкан көннәрен әле дә хәтерли: “МТС капкасыннан кереп бара идем, директор каршыма очрады. Шунда аңа: “Иптәш Вәлиев”, – дип эндәштем. Иптәш дип атавыма әле хәзер дә оялам. Вәлиев абый дип эндәшәсе иде бит инде. Ул миңа: “Хәзергә комбайннар юк, склад мөдире итеп эшкә алам”, – диде. Мин механизатор булып кына эшлисе килүемне әйттем. Берничә көннән Янил базарында тагын аны очраттым. “Комбайннар кайткач, мин сине чакыртырмын, – диде”. Шулай ук үзе белән дәваханәдә бергә дәваланган Кукмарадан Зиннур исемле бер абыйны да бары тик җылы сүзләр белән кат-кат искә алды гасыр аксакалы. “Зиннур белән моңарчы таныш түгел идек. Шуннан соң 40 ел буе һәр җомгада шалтыратып хәлемне белде. Рәхмәт сүзем аның рухына дога булып барсын”, – диде ул.
Шулай итеп, 37 ел буе туган колхозында комбайн иярли Габделвахит абый, “Татарстанның атказанган механизаторы” исемен ала. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале иясенә туган көнендә Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы ветераннар Советының Почет билгесе, Татарстан Республикасы Рәисе карары белән “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале һәм район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты тапшырылды.
“Киләсе очрашуларга кадәр, исән-сау булыгыз”, – дип саубуллаштык районыбызның аяклы тарихы булган Габделвахит абый белән. 9 май – Җиңү көнендә аны янә туган ягында көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев