1 сентябрьдән Татарстанда мәктәп чатларын Max мессенджерына күчерү башлана
Татарстан — 13 сентябрьгә кадәр «Сферум»нан Max платформасына күчәргә тиешле беренче чираттагы төбәкләр сафында.
Татарстанда 1 сентябрьдән мәктәп чатларын Max мессенджеры платформасына күчерү башлана. Владимир Путин Россиядә күпфункцияле милли сервис булдыру турындагы документка июнь аенда кул куйган. Әлеге өлкәдәге яңалыклар белән Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында таныштырды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Татарстанда яңа платформага күчү вакыты 1 сентябрьдән башлана. Моңа кадәр безгә аңа мәгариф белән идарә итү органнарын һәм мәгариф оешмалары коллективларын кушарга кирәк. Муниципалитетлардан бу эшне контрольгә алуларын сорыйм. Хәзерге вакытта шулай ук „ТР Электрон мәгариф“ системасына һөнәри белем бирү оешмалары өчен функционалны кертү буенча да эш алып барыла», — диде Илсур Һадиуллин.
Татарстан — 13 сентябрьгә кадәр "Сферум"нан Max платформасына күчәргә тиешле беренче чираттагы төбәкләр сафында. Икенче чираттагы төбәкләр — агымдагы елның 15 октябренә хәтле.
Беренче чираттагы төбәкләр исәбендә шулай ук Владимир өлкәсе, Алтай Республикасы, Марий Эл Республикасы, Тверь өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы да бар.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев