Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«03» тыңлый, яки «Хезмәт даны» газетасы редакциясенең журналисты ничек «Ашыгыч ярдәм»дә эшләде

«Ашыгыч ярдәм» машинасы аны өйдән кичке сәгать 6да килеп алды.

Һәм... төнге сәгать 12 тулгач, кире капка төбенә кайтарып та куйды. Алты сәгать дәвамында әлеге машина кабинасыннан бер төшеп, бер менеп йөрергә туры килде...

Юк, юк, авырып китмәдем мин, төшү-менү күнегүләре белән махсус гимнастика да ясамадым: бары тик өлкән фельдшер Илүзә Газизуллина,  шофер Дамир Гаяновлар белән бу көнне «Ашыгыч ярдәм» фельдшеры булып «эшләп алдым».
 
Шулай итеп, 23 гыйнвар киче. Илүзә иң элек миңа аркасына «Ашыгыч ярдәм» дип язылган үзенең эш курткасын бирде. Бик җайлы, җылы кием булып чыкты ул. Сменабызны мөһим «эш»тән – машина янында истәлеккә фоторәсемгә төшүдән башладык. Юк, юк, ул вакытта чакыру булгандыр, берәр авыручы көтеп торгандыр, ә болар, кыланчыкланып, фотосессия ясап мактанышалар дип уйламагыз: «эфир»да үле тынлык иде. Ә менә диспетчерлар ишеген ачып керүгә, сменамда эш фронты башланды:  телефон шалтырады. Кукмараның Степан Разин урамындагы даими  пациентлары - ялгызы гына яшәүче бер әби икән.

«Башым авырта», - диде телефонның аръягындагы тавыш. Киттек.

Машина кабинасына кереп утыруга, Илүзә кулына планшет алды.

- Планшет «Ашыгыч ярдәм» машинасының һәркайсында да бар. Аңа иң элек чакыру алыну турында языла. Бүлектән чыгып китү сәгатен, авыручының мәгълүматларын кертәбез. Авыру янында булганнан соң, диагнозны, аннан китү вакытын күрсәтәбез, - ди ул. – Махсус базада бөтен кеше турында да мәгълүматлар бар, диярлек. Сәламәтлек саклау өлкәсендә система үзгәрә, яңалыклар керә бит инде, безгә дә эшләргә җайлы. Чакыруны, ягъни безнең эш барышын  ГЛОНАСС системасы күзәтеп, карап тора. Шуңа күрә авырулар янына ашыкмыйлар, озак көттек дип әйткән сүзләр дөреслеккә туры килми, барысы да күз алдында.
 
Әбинең кайсы өйдә, подъездда яшәвен Дамир яттан белә икән. Көнгә бер, хәтта ике тапкыр чакырырга мөмкин ул, дип аңлатты хәтеренең яхшы булуы турында машина йөртүчебез. Әбиебез безне күрүгә елап ук җибәрде. «Төне буе, көне буе йоклый алмый тилмердем, баш әйләнә. Иртәнге сәгать 5тә торган идем, шуннан бирле һаман йөреп торам», - диде 86 яшьлек пациентыбыз, мине бик тә танырга тырышып. «Безнең яңа фельдшер», - дип таныштырды Илүзә. 

- Миннебану апа (исеме үзгәртелде, - авт.), даруларыңны эчәсеңме соң, менә монысына берәр ай буе булдымы, әле бүген берәр нәрсә ашадыңмы? - дип кызыксына аннан «хезмәттәшем». «Кан басымы күтәрелгән, төшерә торган уколны авыр кичерә», - диде ул, миңа карап.

Илүзә сабыр гына  инде унынчы тапкыр әбигә нинди даруларны кайчан эчәсе икәнлеген аңлатты. Әби: «Рәхмәт яугыры, укол кадаганыңны да сизмәдем бит», - дип озатып калды.
Машинага утыруга, чакыруларны кабул итүче шәфкать туташы Гөлүсә Галәвиевадан икенче «вызов» килеп төште. Кукмарада яшәүче 7 яшьлек кызның температурасы 40ка кадәр күтәрелгән икән. Бик борчылган әбисе ишектән безне шулай дип каршы алды. «Тамагына ангина чыгып маташа, әнә күрәсезме кечкенә генә ак әйберне», - ди Илүзә кызның әнисенә.

Күп итеп сыеклык эчертәсе, тамагын чайкыйсы, температурасы аз гына төшә башлаган, күтәрелсә, шул-шул даруларны кулланасы, әле хәзергә антибиотик бирмибез», - дип аңлатты фельдшерыбыз. Елама, матурым, түзәсе инде, яме, диде ул матур кызга укол ясаганда. 

Кире дәваханәгә кайтканда ни өчен антибиотик бирәсе түгел, куркыныч бит - ангина, дим. «Ул әле яңа гына чыга башлаган, гел чайкатып торсалар җиңәргә мөмкин, температура 3-4 көн югары булса гына антибиотик бирергә була. Организм үзе көрәшергә тиеш», - дип аңлатты Илүзә. 
 
Кайтып, Гөлүсә янына гына кергән идек, тагын телефон шалтырады. «Кан басымы күпме?» - дип кызыксынды ул. 195 дигән санны ишетүгә үк Илүзә калганын тыңлап та тормады, кулына чемоданын алды да киттек, диде. Өлкәнрәк яшьтәге бер апаның аяклары йөрмәс булган, берсе бөтенләй сизми икән, кан басымы да югары. Ә иренең, аның өчен борчылып, үзенең кан басымы 230га җиткән. Бабайның кан тамырына Илүзә укол ясаган арада, мин апаны киендердем. Инсультка охшаган, апаны алып китмичә булмый, диде «хезмәттәшем» шул арада өйләренә кайтып кергән бер ханымга. Аны дәваханәгә алып барып, бүлектәге дежур табиб Айназ Нуриев кулына тапшырдык. 

Бүген эш бигрәк кызу. Хәбәрләр килеп кенә тора. Һәрберсенә тиз арада барып җитәргә, беренче ярдәмне күрсәтергә кирәк. Чөнки Кукмарада әлегә безнең генә бригада эшли.

Берсе – Казанга ике авырлы ханымны, икенчесе  Арчага инсульт булган бер апаны алып киткән. Юл уңаенда Илүзәдән күңеленә кереп калган бер-ике очракны сөйлә әле дип кызыксынам. 

- Коронавирусның киң таралган вакыты иде, календарьда 6 август.  Машинага 3-4 авыруны урнаштырдык та Арчага компьютер томографиясенә алып киттек. Без махсус костюмнардан, көн эссе, чыдарлык түгел. Балтач районы чиген үтүгә, юл кырына төшеп капланган машинаны күрдек. Чемоданны алып, шофер Илнар абый Нәбиев белән шунда йөгердем. Малмыж ягыннан булган ике хатын-кыз иде, хәлләре авыр: берсен машинадан алдык, система куйдым, икенчесен тиешле кагыйдәләр буенча каты носилкага салдык. Шабыр тиргә баттык. «Ашыгыч ярдәм» дә чакырттык. Берсе – Арчадан, икенчесе Балтачтан килде. Шунды-ы-й-й озак килгән кебек тоелды алар. Ә бит машинабыздагы авыруларның да хәле яхшы түгел, кайсы йөткерә, кайсы төчкерә, дигәндәй. Икенче очрак. Моннан өч ел чамасы элек бер хатын игезәк балаларны мунчасында  бәбәйләгән иде. Берсе үле туган, үз янына салып куйган, икенчесе 1700 граммлык иде. Анысын тиз генә җылы чүпрәкләргә төреп, дәваханәгә алып килдек.

...Казаннан фельдшер Зөлфия Гыйльметдинова да шофер Радик Мамаев белән кайтып җитте. Кече шәфкать туташы Минзилә апа Нигъмәтҗанова, чәй булса да эчеп алыгыз инде дип, безне  кыстый. 
 
Тагын телефон тавышы. Бер ир-атның авырлы хатынының дәваханәдә ятуын, әмма телефонын алмый дип борчылып шалтыратуы икән. Гөлүсә бу ханымның хатын-кызлар бүлекчәсендәме, әллә бала тудыру йортындамы икәнен белү өчен, көмәненең ничә айлык икәнен сорашты. Иренә үпкәләп, телефонын алмаган булып чыкты булачак әни.

- Шулай хатыннарын да эзләп шалтыраталармыни? – дим, шаккатып, 26 елдан артык биредә эшләүче Гөлүсәгә.

- Исем дә китмәде. Әле бездән сәгать ничә ул дип тә шалтыратып сорыйлар. Каршыда гына сәгать торгач әйтәм, бер авырлыгы да юк, - ди, елмаеп. Ә үзенең эше тынгысыз: телефоннарга да җавап бирергә,  чакыруларны, бүлекчәдәге дежур табиб Айназ Нуриев янына килүчеләрне кабул итәргә, бүлекләрдәге берәр авыруның хәле начарланып китсә, стационарның бүгенге дежур табибы Ильяс Корбановка хәбәр бирергә кирәк. Шул арада Зөлфияләр шәһәребезнең Нур Баян урамында яшәүче яшь ирне каталка белән дежур табиб янына алып кереп киттеләр. 
 
Ә хәзер безне алда ниләр көткәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белгәндер... 

«Баш әйләнә», - дип шалтыратты бер ир-ат. Адресы буенча барсак та, капканы ачып кергәч, ишегалдында да, тыштан бикле булган яңа өй  янында да беркем күренмәде. Бар җирдә караңгылык. ГЛОНАСС аша адрес ялгыш килдеме әллә дип, Илүзә пациентның телефонына үзе шалтыратты. Ниһаять, капкадан алпан-тилпән килгән 50 яшьләрдәге бер ир-ат күренде. Артыннан  барып, абзарга кердек, аннан тавык кетәклеге кадәрле генә өйгә.

Җир идән иде дип исемдә калган, стенага терәлеп, бер ялгыз лампочка янып тора, ашарга пешерә торган плитканың да чыбыклары ялганып беткән. Кыскасы, мондый тормышны төшеңдә дә күрергә язмасын.  Ә өстәлдә - заманча плазмалы зур телевизор.  «Башым әйләнә, - дип кабатлады ялгыз яшәүче ир-ат. - Инде ишегалдында да берәр сәгать карда аунап кердем».

Шул арада үземнең дә башым әйләнеп, һава җитмәгән кебек тоелды, өй ишеген киереп ачып куйдым. Илүзә пациентны караган арада кинәт кенә мичнең эшермәсенә күзем төште. Карасам, бу кеше мичен яккан да күмерләре кызыл килеш аны томалап куйган икән бит. Ә өй тулы сөрем газы! Тиз генә Илүзәгә ым кактым.  Шул арада сөрем газы, төтен исе  тамакларны яндырып, күзләрне әчетеп алырга өлгерде. Тиз генә җыенып, бу ирне дә үзебез белән алып, «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә ашыктык. Киемнәрдәге төтен исе машина кабинасына таралды һәм бүлеккә дә ияреп кайтты...
 
Сәгать теле 20.41не күрсәтә. Ике сәгатьтән артык вакыт эчендә никадәр эш башкарырга өлгердек! Ә хәзер юлга, инсульт булганга охшаган теге апаны Арчага алып китәргә кирәк. Инде күптән эш сәгате төгәлләнгән булса да, Дамирны кире чакыртырга (әле икенче шофер рейстан кайтып җитмәгән иде) туры килде. Бирегә без бер сәгать  эчендә килеп җиттек.

Апаны күрсәтеп (аңа РКБга барырга куштылар), тиешле кәгазьләрне алып, кире кайтырга кузгалганда телефонга күз салдым: сәгать 23.06. Исән-сау Кукмарама кайтып җитсәм, җитәр, бүген бернинди сменаны дәвам итү юк! Ардырды, йокым да килә. Ә әле бит минем «хезмәттәшләремә» иртәнге сәгать 8гә кадәр  эшлисе дә эшлисе...

«Ашыгыч ярдәм» хезмәте турында күп ишетәбез. Имеш, вакытында килмиләр, шалтыратсаң, телефонны алмыйлар. Шәхсән мин хәзер алай дип әйтүчеләргә беркайчан да  кул куймаячакмын. Бу хезмәтне бары тик үз эшен яратучылар, көчлеләр генә булдыра ала! 
 
 
Рәсемдә (сулдан уңга): Радик Мамаев, Гөлүсә Галәвиева, Зөлфия Гыйльметдинова, Лилия Нургалиева, Илүзә Газизуллина, Дамир Гаянов. /Ильяс Корбанов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев