Кояш карый, түбәләрдән тамчы тама, Язны күңелемнән сизәмен. Кәефемне аңлап булмый, баш әйләнә, Диңгезләрдә әллә йөзәмен. Күңелләрдә күтәрелә язгы хисләр, Хисләремә ничек түзәрмен. Йөрәккәем "син-син" диеп тибә, Сөю дәрьясында йөзәмен. Язларымда гүя мин канатлы, Очып, иңнәреңә кунамын. Күңелемдә нинди сихри сафлык, Яңаданмы әллә туганмын. Заһид САФИН
Кояш карый, түбәләрдән тамчы тама,
Язны күңелемнән сизәмен.
Кәефемне аңлап булмый, баш әйләнә,
Диңгезләрдә әллә йөзәмен.
Күңелләрдә күтәрелә язгы хисләр,
Хисләремә ничек түзәрмен.
Йөрәккәем "син-син" диеп тибә,
Сөю дәрьясында йөзәмен.
Язларымда гүя мин канатлы,
Очып, иңнәреңә кунамын.
Күңелемдә нинди сихри сафлык,
Яңаданмы әллә туганмын.
Заһид САФИН
Нет комментариев