Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яшәү бүләк иттең (шигърият)

Минем өчен янып-көюләрең Йөрәгемдә йөртәм барысын да. Фәрештәгә, әни, тиңлим сине, Мин бурычлы мәңге каршыңда. Якты кояш сиңа нурын сипсен, Шатлык белән тусын иртәләр. Тормыш күгең һәрчак аяз булсын, Җилләр иссен сине иркәләп. Сау-сәламәт кенә бул, әнием, Матур булып атсын таңнарың. Минем өчен, әни, үзе бәхет Тоеп яшәү янда син...

Минем өчен янып-көюләрең

Йөрәгемдә йөртәм барысын да.

Фәрештәгә, әни, тиңлим сине,

Мин бурычлы мәңге каршыңда.

Якты кояш сиңа нурын сипсен,

Шатлык белән тусын иртәләр.

Тормыш күгең һәрчак аяз булсын,

Җилләр иссен сине иркәләп.

Сау-сәламәт кенә бул, әнием,

Матур булып атсын таңнарың.

Минем өчен, әни, үзе бәхет

Тоеп яшәү янда син барын.

Әни, миңа яшәү бүләк иттең,

Әни диеп телем ачылган.

Балам! - диеп назлап дәшүләрең

Кадерлерәк миңа барысыннан.

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев