Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ялгыз калган ана зары (шигърият)

Быел карлар бик күп яуды, Чыга алырмынмы җәйләргә. Кемнең кулы җылы булыр микән Йөрәк яраларын бәйләргә. Аралар да ерак түгел, Балакаем, нигә килмисең, Әнкәй, хәлең ничек диеп, Бер стакан су да бирмисең. Урманнарга барып, ялгыз гына, Кычкырып-кычкырып килә җырлыйсым. Чал башымны салып иңегезгә, Үксеп-үксеп килә елыйсым. Сандугачлар килеп сайрый Бакчадагы...

Быел карлар бик күп яуды,

Чыга алырмынмы җәйләргә.

Кемнең кулы җылы булыр микән

Йөрәк яраларын бәйләргә.

Аралар да ерак түгел,

Балакаем, нигә килмисең,

Әнкәй, хәлең ничек диеп,

Бер стакан су да бирмисең.

Урманнарга барып, ялгыз гына,

Кычкырып-кычкырып килә җырлыйсым.

Чал башымны салып иңегезгә,

Үксеп-үксеп килә елыйсым.

Сандугачлар килеп сайрый

Бакчадагы миләшкә.

Тирә-юньдә беркем дә юк -

Кемгә барыйм киңәшкә.

Кара күлмәгемне киям

Кайгылы көннәремдә.

Исемемне алыштырдым

Картайган көннәремдә.

Салкын кышның бураннары

Капкаларны килеп какмасын,

Капкаларны килеп какса каксын,

Тик тәрәзгә такта япмасын.

Мөмкин булса, сагыш-газапларны

Салыр идем төпсез коега.

Әллә картлык шаяртамы шулай -

Күңелкәем никтер боега.

Тәрәзәдән карыйм зиратларга-

Анда инеш аша барасы.

Иптәшләрем күптән китте инде,

Әле миңа һаман барасы.

Алты баламны үстереп

Очырдым далаларга.

Ходай сабырлыклар бирсен

Ялгызак аналарга.

Башымдагы яулыгымны

Яшь белән чылатмагыз.

Сиксәнгә җиткән ананы

Үксетеп елатмагыз.

Мәмәшир авылы имамы Муллахмәт хәзрәт 80 яшьлек ананың күңел дәфтәтреннән язып алды.

фото: http://pessimistov.net/foto/11659-dorogie-moi-stariki.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk