Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Вакытында кайта белегез (шигырь)

Күршебезгә кемдер берәү капка шакый, Аннан туктап тора, як-ягына карый. Капка бикле, мөгаен, ул аны күрми, Кем икән бу, чыгып карыйм әле, ярый. Эшләпәле, кигән үзе озын пәлтә, Таныш сыман, әллә кемне хәтерләтә. Исәнмесез, капка бикле, күрмисезме? Әллә инде күршебезне эзлисезме? Баштан салып исәнләште теге бәндә. Йә, Ходаем, син күршемнең...

Күршебезгә кемдер берәү капка шакый,

Аннан туктап тора, як-ягына карый.

Капка бикле, мөгаен, ул аны күрми,

Кем икән бу, чыгып карыйм әле, ярый.

Эшләпәле, кигән үзе озын пәлтә,

Таныш сыман, әллә кемне хәтерләтә.

Исәнмесез, капка бикле, күрмисезме?

Әллә инде күршебезне эзлисезме?

Баштан салып исәнләште теге бәндә.

Йә, Ходаем, син күршемнең улымы әллә?

Кайда йөрдең, күпме еллар хат язмадың,

Өзелеп көтте сине анаң, ник кайтмадың?

Авыр тынлык, күздән әче яшьләр тама,

Соң булса да, ярый әле, кайттың, бала.

Ялгышлардан саклан инде алга таба,

Адашма син ялгыш яуган җәйге карда.

Әлфирә ГАЙФЕТДИНОВА,

Иске Пенәгәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk