Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тынычлык өчен көрәшик! (шигырь)

Миллионлаган аналарга дәшәм: Көрәшләрдә, дуслар, бердәм булыйк. Сугыш уты кабызучыларның Бик нык итеп кулларына сугыйк. Тормышыбыз рәхәт, яшәү матур, Яшисе дә һаман яшисе. Сугыш аркасында таммасын җиргә Аналарның көмеш күз яше. Мин үзем дә ана, 6 оныгым бар, Алар минем бөтен шатлыгым. Үссен алар бары тынычлыкта, Йөзебезнең булып аклыгы. Бер-берсенә...

Миллионлаган аналарга дәшәм:

Көрәшләрдә, дуслар, бердәм булыйк.

Сугыш уты кабызучыларның

Бик нык итеп кулларына сугыйк.

Тормышыбыз рәхәт, яшәү матур,

Яшисе дә һаман яшисе.

Сугыш аркасында таммасын җиргә

Аналарның көмеш күз яше.

Мин үзем дә ана, 6 оныгым бар,

Алар минем бөтен шатлыгым.

Үссен алар бары тынычлыкта,

Йөзебезнең булып аклыгы.

Бер-берсенә мылтык атмасыннар

Беркайчан да безнең балалар.

Шуның өчен бердәм булыйк әле,

Планетадагы барлык аналар.

Мәскүрә ШӘЙМӘРДӘНОВА, Купка

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1Ldmtxa0E3YmpnUTRYMEx0X0V2bHYtZVRzUEJmMTZkTlpVZHltY05RV2I2aVRrSmUwbjVWcjIzUXZ6UkRwcnV1WmRvMUZtaEVvdHd6dFVPbWw1SDRzeHhQUU1jWURSdlRHaWtOb3JIZWEtN2dWaGphNm42M2NNb29ObXRHVjVRdWJEOS1QOW9YWWJfOUFHVA&b64e=2&sign=9722f94274c0750722bd45f951d54f11&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk