Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган телем (шигъри мизгел)

"И туган тел, и матур тел" - Тукай язган шигырь ул. Туган телен яратмаган, Өйрәнмәгән юктыр ул. Татар гимназиясендә мин Яратып белем алам. "Мин татарча сөйләшәм", - дип Шатланып әйтә алам. Әти-әни мине сөя, Яратып "кызым" дия. Әби-бабай: "Туган телне Белергә кирәк" , - дия. Үз телен әйбәт өйрәнгән Чит...

"И туган тел, и матур тел" -

Тукай язган шигырь ул.

Туган телен яратмаган,

Өйрәнмәгән юктыр ул.

Татар гимназиясендә мин

Яратып белем алам.

"Мин татарча сөйләшәм", - дип

Шатланып әйтә алам.

Әти-әни мине сөя,

Яратып "кызым" дия.

Әби-бабай: "Туган телне

Белергә кирәк" , - дия.

Үз телен әйбәт өйрәнгән

Чит телне тиз белер, дим.

Татар телен онытмаска

Дусларымны да өндим.

Ләйсән ГАЯНОВА, Кукмара беренче гимназиясе, 9а сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев