Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган көнем белән! (шаян шигырь)

(шаярып) Котлыйм әле мин үземне Үзем туган көн белән!!! Дуслар искә алырлармы, Анысын әле кем белгән? Бигрәк яхшы кеше шул мин, Сокланам бик үзем дә. Аксакаллар фикере бар Әйткән шактый сүземдә. Форсат чыгып торган чакта Мактанмый түзеп булмый - Минем кебек әйбәтләр ул Көн саен туып тормый. Бик күпләр туган...

(шаярып)

Котлыйм әле мин үземне

Үзем туган көн белән!!!

Дуслар искә алырлармы,

Анысын әле кем белгән?

Бигрәк яхшы кеше шул мин,

Сокланам бик үзем дә.

Аксакаллар фикере бар

Әйткән шактый сүземдә.

Форсат чыгып торган чакта

Мактанмый түзеп булмый -

Минем кебек әйбәтләр ул

Көн саен туып тормый.

Бик күпләр туган көн белән

Котларга телиләрдер.

Бүләкләрен җибәрергә

Әдресне белмиләрдер.

Ярый, бар да эчтән генә

Яхшы теләк теләсен.

"Амин!" дигән чакка туры

Килүе бар, белмәссең!

Туган көнем котлы булсын

Минем бәйрәм бит бүген!

Үз-үземне мактаганда

Мин сүзгә саран түгел.

Харис МОСТАФИН

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk