Сугыш ятимнәре (шигырь)
Әтиләр сугышка киткәндә үрмәләп йөреп калган, бер тапкыр да әти дип әйтмәгән чордашлар исеменнән бу язмам. Тумыштан килә язмыш Балачак булмады безнең, Яшьлекне дә күрмәдек. Бишектән төшкәннән бирле Эшләдек тә, эшләдек. Сызылып таңнар атканда Бара идек урманга. Җиләк, кузгалак, сәрдәләр Җыйдык тамак ялгарга. Көнне төнгә ялгап эшләп, Әниләр булмады өйдә....
Әтиләр сугышка киткәндә үрмәләп йөреп калган, бер тапкыр да әти дип әйтмәгән чордашлар исеменнән бу язмам.
Тумыштан килә язмыш
Балачак булмады безнең,
Яшьлекне дә күрмәдек.
Бишектән төшкәннән бирле
Эшләдек тә, эшләдек.
Сызылып таңнар атканда
Бара идек урманга.
Җиләк, кузгалак, сәрдәләр
Җыйдык тамак ялгарга.
Көнне төнгә ялгап эшләп,
Әниләр булмады өйдә.
Шулай булгач, казан асып,
Учак яктык без көн дә.
Беркайдан ярдәм күрмәдек,
Булса икән дөреслек.
Олыгайган көнебездә
Калабыз ташлама көтеп.
Бәхетле булдык дисәм дә,
Кимсенү була икән.
Тумыштан килгән язмышны
Үзгәртеп булмый икән.
фото: ttps://yandex.ru/clck/redir
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев