Яшьлегемнең матур хатирәсен Синнән эзлим, туган төбәгем. Күпкә китмәсәм дә, һаман сиңа Кайтам, диеп йөргән көннәрем. Әй, туган як! Тулы тормышымның Моң-шатлыкка иң бай җыры син. Киткән кеше генә белә микән Кояшыңның үзгә җылысын! Киткән чакта ничә борылып карыйм, Алып китәр әйбер бар сыман. Чатта үскән каен кулын изи, Яшьләй...
Яшьлегемнең матур хатирәсен
Синнән эзлим, туган төбәгем.
Күпкә китмәсәм дә, һаман сиңа
Кайтам, диеп йөргән көннәрем.
Әй, туган як!
Тулы тормышымның
Моң-шатлыкка иң бай җыры син.
Киткән кеше генә белә микән
Кояшыңның үзгә җылысын!
Киткән чакта ничә борылып карыйм,
Алып китәр әйбер бар сыман.
Чатта үскән каен кулын изи,
Яшьләй сөйгән гүзәл яр сыман.
1990
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев