Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сабантуй (шигырь)

Табигатьнең яңа күлмәк киеп, Чәчәкләргә күмелгән көннәре. Җир шарында Сабантуйлар гөрли, Халкыбызның күркәм бәйрәме. Шушы бәйрәмнән дә олы бәйрәм Була алмый һәм ул булмас та. Җәелде ул бөтен дөньяга, Кабул итте барча халык та. Тәрҗемәсе юк бу сүзнең Һәр тел өчен бары - Сабантуй. Аңладылар: кыргый түгел икән татар, Сөендерә...

Табигатьнең яңа күлмәк киеп,

Чәчәкләргә күмелгән көннәре.

Җир шарында Сабантуйлар гөрли,

Халкыбызның күркәм бәйрәме.

Шушы бәйрәмнән дә олы бәйрәм

Була алмый һәм ул булмас та.

Җәелде ул бөтен дөньяга,

Кабул итте барча халык та.

Тәрҗемәсе юк бу сүзнең

Һәр тел өчен бары - Сабантуй.

Аңладылар: кыргый түгел икән татар,

Сөендерә безне дөрес уй.

Төрле уен, ярыш, көрәшләрдә

Иң көчлеләр җиңә, мактала.

Сугышып түгел, мәйдан уртасында

Җиңүләр хас татар халкына.

Көтеп алган Сабантуйлар җитте,

Күңелләрдә чәчәк бәйләме.

Куанычлар, шатлык белән узсын

Халкыбызның олы бәйрәме.

Шахидулла МОТЫЙГУЛЛИН, Каенсар

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=710.JpMLQbILYJwx4Hgpc3ZRbzlKRaA-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk