Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Райондашларыбыз Рәмзия Хөсәенова, Ләбибә Нигъмәтуллина, Мәгъмүрә Мәрданованың шигъри тәлгәшләре

Кайттым, әнкәй Әнием Әгъләмҗан кызы Өммегөлсемгә багышлана Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп, Кермәгән дә иде уема. Кайттым әнкәй, ләкин бу юлы мин. Кайттым синең соңгы туеңа. Нигә икән инде шулай иртә, Бик, ашыгып, дөнья куярга. Утырырга иде әле түрдә, Балаларың ясар туйларда. Сөендереп безне яшәр чакта Туктап калды кинәт йөрәгең. Мин соңладым,...

Кайттым, әнкәй

Әнием Әгъләмҗан кызы Өммегөлсемгә багышлана

Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп,

Кермәгән дә иде уема.

Кайттым әнкәй, ләкин бу юлы мин.

Кайттым синең соңгы туеңа.

Нигә икән инде шулай иртә,

Бик, ашыгып, дөнья куярга.

Утырырга иде әле түрдә,

Балаларың ясар туйларда.

Сөендереп безне яшәр чакта

Туктап калды кинәт йөрәгең.

Мин соңладым, әнкәй, исән итеп

Күрү иде сине теләгем.

Үзең куйган җирдә әле тора

Алабута урган урагың.

Орчык булды һәрчак кулларыңда,

Кичләрен дә эшсез тормадың.

Эссе җәйдән салкын көзгә кадәр

Арба сөйрәүләрең исемдә.

Төпкә җигелеп тормыш йөген тарттың,

Күпне күрдең гомер эчендә.

Шуңа, ахры, бик тиз китеп бардың,

Картлык җиткәнен дә көтмәдең.

Авыр чакта киңәшләрең биреп,

Барыр юлны бергә үтмәдең.

Соңгы сулышыңны алган чакта

Булалмадым, әнкәй, яныңда.

"Әнкәң вафат", - дигән хәбәр алгач,

Өзелде кыл, гүя, җанымда.

Кайттым, әнкәй, ләкин бу юлы мин

Кайттым синең соңгы туеңа.

Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп,

Кертмәгән дә иде уема.

Могҗизалар кырында

Мин дә бүген басып торам

Могҗизалар кырында.

Якубович сорау бирде

Табышмаклар турында.

Монда сүзне белү кирәк,

Әйтеп дөрес хәрефне.

Тик каушаудан, таяктан

Аермыймын әлифне.

Әйләнеп тора барабан,

Кызганнан-кыза уен.

Сорауга бит тиз генә

Җавап табуы кына.

Бик нык уйлый торгач шунда,

Китте фикер чуалып.

Тораташтай басып торам,

Кешеләрдән оялып.

Вакыт җитеп, әйтеп узгач,

Алфавитның яртысын.

Дөрес булыр, атасам соң

Хәрефләрнең кайсысын?

Чын Якубович янына

Булмады безнең китеп.

Якын дуслар белән бергә

Күңелләр түгел китек.

Монда бик күңелле булды

Алдык призлы урыннар.

Һәрчак шулай булып торсын

Бездә кызыклы уеннар.

Балкып торсын күңел яктысы

Көзләр җитте диеп, сез бит әле

Яшьлек шуклыгын югалтмаган.

Шатлык, сөенечтән йөзегезгә

Шаян елмаю кунаклаган.

Кай җирләрдә генә йөрсәгез дә,

Юлларыгыз изге юл булсын.

Үзегез тапкан һәм сайлап алган

Бәхетегез тулы, мул булсын!

Әйтелмичә калды микән монда

Теләкләрнең, белмим, кайсысы?

Күзләрегез белән йөзегездә

Балкып торсын күңел яктысы.

Уен-көлке, моңлы җырлар белән

Бик түгәрәк булды бу табын.

Көтеп алган якын дуслар кебек

Очрашырга язсын бер тагын.

Авылым, мин сине яратам

Искә төшә минем сабый чагым

Инеш буйларында йөргәндә.

Болындагы матур чәчәкләрдән

Кабат такыялар үргәндә.

Һич куркытмый алда кинәт килгән

Кар-бураның, җилең, давылың.

Кайларда йөрсәм дә мин, сагынып

Сиңа кайтам, туган авылым.

Яланаяк йөргән сабый чагым

Калды инде ерак, үткәндә.

Җәелеп ага синең суларың

Яз көнендә бозлар киткәндә.

Су буенда үсә бөдрә таллар,

Чишмәләрдән бетмәс көч алып.

Тәвәккәлләп, читкә очып киттек,

Киләчәккә кыю юл ярып.

Бер болытсыз җәйге аяз төндә

Алсу булып ата синдә таң.

Кайларда йөрсәм дә, сиңа кайтам,

Авылым, мин сине яратам.

Мәгъмүрә МӘРДАНОВА, Кукмара

Борынгы авыл - Адай

Ничә гасырлык тамырың? -

Кемнәрдән сорап белик?

Хәтер җепләре исәндер -

Тарихка кайтып килик.

Бу төбәктә иң борынгы

Авыл синдер ул - Адай,

Нигез корган борынгыда,

Төпләнеп, илдәш агай.

Дистә гасырлар узганмы,

Их, хәзер белеп булса!

Белгән-күргән белән генә

Тарих касәсе тулса!

Түгел шул, югалттык бугай

Бик борынгы чагыңны.

Хәзер инде ташлап булмый

Ул чактагы чалымны.

Ә бүгенгең гөрләп тора,

Югалмады җырларың.

Тарих җебен өзми яши

Биредә кыз-улларың.

Ничә буынның бу җиргә

Кендек каннары тамган.

Шәт югалмас, бик борынгы

Картага төшкән тамгаң.

Сезгә теләк

Туар таңнарыгыз алсулыгы

Чибәрләсен нурлы йөзегезне.

Таңнан торып, кич ятканга кадәр

Яшәү дәрте ташламасын сезне.

Көткәннәргә газизләре кайтсын,

Имин сәфәрләрдән әйләнеп.

Парлашканнар гомер кичерсеннәр,

Чәчләренә чәчләр бәйләнеп.

Теләгәнгә байлык-муллык бирсен

Өеп-өеп, күңел булырлык!

Ышанычлы булсын юлдашыбыз -

Алтын баганага торырлык.

Юлчыларга иң хәерле сәфәр

Насыйп булсын үтәр юлларда.

Сабый бала тусын, тигезлектә

Тибрәлергә көчле кулларда.

Шушыларга сөенеп яшәр өчен

Саулык бирсен Ходай һәркемгә.

Булганына шөкер итеп кенә

Яшәү язсын безгә бу җирдә!

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА

Аналарга һәйкәл куярлык

Синең өчен янып-көеп,

Син кайгырсаң-кайгырып,

Уңышларыңа сөенеп,

Кем ул яши дөньяда

Билгеле инде - ана.

Һәйкәл куярлык аңа.

Авырлыклар китерсә дә,

Аналар кичерәләр.

Бәхетле булсын балам дип,

Кадерләп үстерәләр.

Баласы өчен ана кеше

Кызганмый барлык көчен.

Үзе авырып ятса да,

Кайгырта аның өчен.

Яшь булсак та, олайсак та,

Без - бала аналарга.

Кирәкмәгән сүзләр әйтмик,

Кайгы-хәсрәтләргә салмыйк,

Тоз салмыйк яраларга.

Җир йөзендәге әниләр

Исән-имин булсыннар!

Күз карасы - балалары,

Барлык яктан үрнәк булып,

Куандырып торсыннар.

Барыбыз сезне чын күңелдән

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Сезгә шатлык, гаилә бәхете

Һәм уңышлар телибез!

Безнең кадерле әниләр

Кайгы-хәсрәт күрмәсен!

Йөзләреннән кояш кебек

Шат елмаю китмәсен.

Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Вахит авылы

фото: http://ntrtv.ru/6598-shigyr-yazu-kyen-t1199gel-shagyyr-bulu-kyen.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk