Печән өсте (шигырь)
Печәннәргә инде төшкәннәрдер, Өлгергәндер җиләк урманда. Һәр мизгеле искә төшә икән, Сагынудан күңел тулганда. Кайтам әле, кайтам туган якка, Сагындым мин печән исләрен. Печәнлеккә сөяп кенә куйган Минем чалгым әле исәндер. Үлән арасында җир җиләге, Кояш нурларында кызарган. Җиләк исе генә киләдер күк Печән җыйган чибәр кызлардан. Иң күңелле чак...
Печәннәргә инде төшкәннәрдер,
Өлгергәндер җиләк урманда.
Һәр мизгеле искә төшә икән,
Сагынудан күңел тулганда.
Кайтам әле, кайтам туган якка,
Сагындым мин печән исләрен.
Печәнлеккә сөяп кенә куйган
Минем чалгым әле исәндер.
Үлән арасында җир җиләге,
Кояш нурларында кызарган.
Җиләк исе генә киләдер күк
Печән җыйган чибәр кызлардан.
Иң күңелле чак ул печән өсте,
Беләкләрдә җегәр барында.
Кояш, җиләк, кипкән печән исе -
Җан рәхәте инде бары да.
Харис МОСТАФИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев