Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әниемә бүләк (шигырь)

Әниемә бүләк ясар өчен Утырдым мин өстәл артына. Әллә ясап бирергәме икән Матур гына берәр картина? Әллә күктән йолдызларны чүпләп, Ясап бирергәме муенса? Иллә күңелләре булыр иде Минем йолдызларга коенса. Әллә иртән йокысыннан торгач, Бер кочаклап үбеп алыйммы? Эшкә чыгып киткән вакытында Кесәсенә кәнфит салыйммы? Озак баш ваттым мин, әниемне...

Әниемә бүләк ясар өчен

Утырдым мин өстәл артына.

Әллә ясап бирергәме икән

Матур гына берәр картина?

Әллә күктән йолдызларны чүпләп,

Ясап бирергәме муенса?

Иллә күңелләре булыр иде

Минем йолдызларга коенса.

Әллә иртән йокысыннан торгач,

Бер кочаклап үбеп алыйммы?

Эшкә чыгып киткән вакытында

Кесәсенә кәнфит салыйммы?

Озак баш ваттым мин, әниемне

Ничек итеп сөендерергә

Һәм тотындым, үзе эшкә киткәч,

Бөтен өйне киендерергә.

Обойлар бик тоныкланган иде,

Ясап куйдым анда күп чәчәк.

Әни өйгә килеп керүгә үк,

Һичшиксез аларны күрәчәк.

Күрәчәк һәм мине кочып алып,

Күккә кадәр, менә, чөячәк!

Кырык ел үткәч тә, искә алып,

Оныкларына сөйләячәк.

Вәлиуллин Айдар.

фото: http://www.ladycenter.ru/news.html?page=3127

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X