Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин бүген дә сабый бер бала (шигърият)

Киләчәгем көтсен әле мине, Үткәннәргә уйлар юл ала. Мин бит әле җиргә яңа туган, Мин бит әле сабый бер бала. Күпме таулар мин менмәгән, Күпме юллар минем үтмәгән. Гүя һаман кулда тотам кебек Тормыш йомгакларын, сүтмәгән. Тормыш дәрьясына кердем генә... Аркылыга, буйга йөзмәгән. Тормыш үзе миннән җавап көтә, Сораулары аның...

Киләчәгем көтсен әле мине,

Үткәннәргә уйлар юл ала.

Мин бит әле җиргә яңа туган,

Мин бит әле сабый бер бала.

Күпме таулар мин менмәгән,

Күпме юллар минем үтмәгән.

Гүя һаман кулда тотам кебек

Тормыш йомгакларын, сүтмәгән.

Тормыш дәрьясына кердем генә...

Аркылыга, буйга йөзмәгән.

Тормыш үзе миннән җавап көтә,

Сораулары аның меңләгән.

Минем әле җирдә яшәр чагым,

Күпме хыял чынга ашмаган.

Күпме эшем тора өелеп,

Берсен башлап, берсен ташлаган.

Уйлаганым хыялларым булып,

Өметләргә кереп югала.

Чәчләремә көмеш йөгерсә дә,

Мин бүген дә сабый бер бала.

Мәгефур ЗАКИРОВ, Балыклы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев